Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

1 июнь - Балаларны яклау көнендә Саба үзәгендә күптөрле бәйрәм чаралары узачак

Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланды һәм иң озын каникуллар башланды!

 Ә без, өлкәннәр өчен, ул, беренче чиратта, балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.  Иң мөһиме – балаларыбыз сау-сәламәт һәм кешелекле булып үссеннәр. Бу – һәр гаиләнең һәм тулаем җәмгыятьнең олы бурычы.

 Бүген сәгать 9.00 сәгатьтә Саба урта мәктәбе стадионында Балаларны яклау көне уңаеннан зур бәйрәм оештырыла.  Шулай ук кич белән Сабаның “Гаилә паркы”нда да балаларны  “Балачак – якты планета”  дигән күңелле чара көтә. Анда район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ярдәме белән кызыклы бәйгеләр, мастер-класслар, уеннар оештырылачак. Бәйрәмгә рәхим итегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев