Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

14 яшьлек кыз бертуган сеңлесен үтергән

Сорау алуда 14 яшьлек кыз сеңлесен яратмавын, шуңа да ул аны үтерергә карар кылуын сөйләгән.

Саратовта суд 10 яшьлек сеңлесе үлемендә шикләнелгән 14 яшьлек укучы кызны сак астына алган. Ул 1 санлы тикшерү изоляторында 14 декабрьгә кадәр утырачак. Кызны 14 октябрьдә тоткарлаганнар. Тикшерү версиясе буенча, 13 октябрь кичендә кызларның әнисе эштән кайткан һәм 10 яшьлек кызының үле гәүдәсенә тап булган. Ана кызының гәүдәсендә пычак белән чәнечкән 19 эз санаган. Сорау алуда 14 яшьлек кыз сеңлесен яратмавын, шуңа да ул аны үтерергә карар кылуын сөйләгән.   Тикшерүне Русиянең ТК рәисе Александр Бастрыкин  үз контроленә алган. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова ---

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев