Чара башында зарядка үткәрделәр, балалар моңа бик шат иде. Аннары балаларга иртәнге зарядканың файдасы, сәламәт туклану, начар гадәтләр, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү турында сөйләделәр.
Якташларыбызның – Олимпия спортчыларының һәм спорт белән шөгыльләнүче кешеләрнең казанышлары мисаллары каралды. Балалар бүгенге дөньяда авыру отышлы тугеллеге , бик кыйммәт тә, сәламәт булу киресенчә – модада дигән нәтиҗәгә килделәр.Чара кысаларында балаларга сәламәт яшәү рәвешен саклау буенча гамәли киңәшләр бирелде, балалар табышмакларга һәм викториналарга актив җаваплар бирделәр. Ә чара ахырында хәрәкәтчән уеннар оештырылды.
Нет комментариев