Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2021 ел “Автоледи”лары билгеле булды

Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре автоинспекция оештырылуының 85 еллыгын билгеләп үтә.

Шушы датага туры китереп, Сабада «Автоледи-2021 бәйгесенең район туры булды. Быел 20дән артык гүзәл зат “Автоледи” булырга теләк белдергән. Бәйгегә шуларның 16сы килде. “Автоледи” үткәрү тарихында моның кадәр катнашучы булганы юк иде әле. Әйтик, Сабадан игезәкләр Фәйрүзә һәм Фәнзилә Ганиевалар бертуган апалары Рузалия Дәүләтшинага ияреп, үзләре дә осталыкларын күрсәтергә булганнар.

Хатын-кызларыбыз иң элек компьютер каршында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә үзләштергәннәрен күрсәтеп, имтихан тоттылар. Ярышларның икенче этабында конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәттеләр: вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үттеләр, параллель парковкалау, арткы тизлектә змейка аша үтү буенча имтихан тоттылар. Чикләүче фигуралар, виражлар, маневрлар... Һәм, ниһаять, балларны исәпләү. Һәр ялгыш 1 балл булып язылды.

Барлык турлар буенча нәтиҗәләрне кушып исәпләгәннән соң беренчелек Тенекидән, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесе бухгалтериясендә эшләүче Рәзинә Ибраһимовага бирелде. Икенче урынны бәйгедә катнашу тәҗрибәләре зур булган финанс-бюджет палатасының әйдәп баручы белгече Розалия Дәүләтшина, өченче урынны аның хезмәттәше Гөлия Саматова алды. Ризәлә Фазылҗанова һәм Чулпан Вахитова 4нче-5нче призерлар буларак пьедесталга чакырылды. Калган катнашучылар да төрле номинацияләрдә җиңүчеләр буларак бүләкләнделәр. Шулай ук машина бизәү буенча конкурска да йомгак ясалды. Машинасын Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында татар халкының милли бизәкләре белән бизәп, милли сәнгатебезне пропагандалаган Снежана Вахитова җиңүче дип табылды. Гөлия Саматова – 2нче, Рузалия Дәүләтшина белән Айсылу Шәмсевәлиева дүртенче булдылар.

Призерларга “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе (җитәкчесе Гүзәл Ягәфәрова) тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов, өлкән инспектор Илнур Насыйбуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев