Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

2024 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды

Авыл хуҗалыгы тармагында эшнең иң кайнаган чоры

  «Саба» Кибәче хуҗалыгы базасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Минниханов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2024 елның 1 яртыеллыгында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм ветеринария хезмәте җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге консультанты Илшат Нурмиев катнашучыларны терлекчелек буенча производство күрсәткечләре белән таныштырды. 1 июльгә районның авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 59124 тонна сөт җитештерелгән (2023 ел дәрәҗәсенә карата 107%). 7 570 тонна ит җитештерелгән, шуларның 2559 тоннасы - сыер ите һәм 5011 тоннасы - дуңгыз ите. Сыерлар саны 34 206 баш, 44 864 дуңгыз, 6 621 сарык һәм кәҗә, 2 671 ат тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев