4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне
Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 4 ноябрьдә билгеләнеп үтүче Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз! Әлеге бәйрәм гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләрен үстерүгә, күпмилләтле халкыбызның тагын да берләшүенә күркәм этәргеч бирә, Ватанга мәхәббәтебезне һәм үз көчебезгә ышанычыбызны тагын да арттыра. Илнең көче – анда яшәүчеләрнең бердәмлегеннән һәм теләктәшлегеннән тора. Авыр чакта ярдәм кулы сузу, җәмгыятьтәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәү, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау – шул көчнең нигезе. Шушы күркәм бәйрәм белән котлап һәркемгә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телибез!
Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев