Һәр төбәк, һәр ил изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән, ил-көннәрнең тыныч вакытында намуслы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә данланган геройлары белән горурлана.
Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү – ул бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, ә Советлар Союзы Геройларын, Россия Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын хөрмәтләү дә булып тора.
Россия күләмендә билгеләнүче Ватан Геройлары көне уңаеннан Камал театрында тантаналы чара булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, хәрбиләр һәм ветераннар катнашты.
Чарада Саба районыннан да социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова җитәкчелегендә делегация катнашты.

Нет комментариев