Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Аҗаган” – Ватан патриотлары уены

Районыбыз данын кадет мәктәбенең «Патриот-116» командасы яклады.

 

  Яшь буынга хәрби-патриотик  тәрбия бирүгә игътибар арту белән күп  кенә күркәм традицияләр дә яңара. Бүген Иске  Икшермә  кадет   мәктәбе-интернатында үткәрелгән  “Аҗаган-2024” хәрби-спорт уеннарының зона туры моның  ачык мисалы  булды. Яшьләрне  Кораллы Көчләрдә хәрби бурычын үтәргә әзерләү, аларны ата-бабаларының сугышчан традицияләре  үрнәгендә тәрбияләү, гадәттән тыш шартларда үз-үзеңне тота, иминлекне саклап эш итә белү күнекмәләре булдыру максатын күздә тотып  оештырылган чарага беренче этапта зоналарда җиңү яулаган командалар (Мамадыш, Питрәч, Кукмара, Лаеш, Балык Бистәсе, Теләче) бердәм килгәннәр иде. Районыбыз данын кадет  мәктәбенең  "Патриот-116"  командасы яклады.

 Финал  уеннарын ачу тантанасында Саба  муниципаль районы  башкарма  комитеты аппараты  җитәкчесе  Марат Кәримов катнашып,  укучыларны район башлыгы исеменнән  сәламләде.

“Бирегә иң-иңнәр  җыелган. Һәр  отряд  үз районнарында  җиңүче булган. Командаларны “Аҗаган”га әзерләп алып  килгән  укытучыларга  зур рәхмәт  әйтәсе  килә.  Белгәнебезчә,  Казан  арты  районнары  командалары   һәрвакыт  алдынгылар  сафында. Быел да яхшы  әзерлегегезне  сыйфатлы  итеп   күрсәтерсез   дип  ышанып  калам. Үз районнарыгызда якын дусларыгыз бар, уеннар, Икшермә мәктәбе  турында аларга  да кайтып   сөйләрсез.   Алдынгылары  хәрәкәтен активлык  бизи”,–диде  ул.

  “Алдынгылар хәрәкәте”оешмасының республика бүлекчәсе рәисенең  беренче урынбасары Алла  Кондратьева   иң элек катнашучыларның кәефе белән  кызыксынды. Укучылар чатнатып «Отлично» дип  җавап бирделәр. “Аҗаган-2024” Сабадан старт  алды  Барыгызга  да  уңышлар телибез.  Бәйгеләрдә һәрвакыт  көчлеләр   җиңә, әмма барлык  сынауларны һәм  уңышны чын дуслык  хәл итәчәк”,– диде ул.  Чыннан  да,  ярыш төрләре бердәмлекне, тупланганлыкны  сорый  иде.  Уеннарны оештыручылар һәм судьялар финалда катнашучыларның бәйге рухын һәм җиңүгә ихтыярын бәяләделәр. “Аҗаган-2024”тә ике категориядә дә "Патриот-116" командалары җиңү яулады.  Кукмараның “Яшь патриотлары” – урта яшьтәгеләр, Лаешның “Ватан-2024” отряды 18 яшькә кадәргеләр арасында 2нче призер булды. Өченче  урыннарга ике  категориядә дә Мамадышның “АК 74” отрядлары  чыкты. Соңыннан  бүләкләү тантанасы  булды. Призерларга “Патриот”  яшьләрне  спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәге Кубоклары бирелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев