Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айсаф Галиев истәлегенә туган мәктәбендә мемориаль почмак булдырылган

Җомга көнне Иләбәр авылында махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булган Айсаф Айдар улы Галиев белән хушлаштылар.


"Бу зур югалту барыбызны да бик тетрәндерде. Айсаф Галиев Эзмә урта мәктәбенең   2010нчы елгы чыгарылыш укучысы. Ул  уку дәверендә бик актив, сабыр, бар эшне җиренә җиткереп эшли торган укучы булды. Спортны бик яратты. Көрәш һәм җиңел атлетика буенча ярышларда гел алдынгы урыннар яулады. Мәктәпне тәмамлагач юридик институтта белем алып, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсендә эшли башлый. Соңгы вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкче вазыйфасын башкарды. Тырыш хезмәте өчен Россия Эчке эшләр министрлыгы медале һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
 Айсафның әти-әнисенең, тормыш иптәше Рәзиләнең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез",- дип яза мәктәп коллективы социаль челтәрләрдә.

Мәктәптә Айсаф Галиев истәлегенә  "Син мәңге безнең күңелдә" дигән  мемориаль почмак булдырылган. Анда Айсаф Айдар улы белән бәйле фотолар урнаштырылган. Экспозицияне ак чәчәкләрдән ясалган букет бизи.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев