“Алар җиңгән – без дә җиңәчәкбез!”
Узган атнада традицион «Җиңү диктанты» акциясе узды
Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда узып, анда 24 илдән 150 меңнән артык кеше катнашты.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан көннәрдә киң җәмәгатьчелектә Ватан сугышы темасын яңарту, тарихи белемнәрне тагын да ныгыту һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү максатыннан үткәрелүче акциягә Саба аграр көллиятендә, Саба урта, гимназия, Икшермә кадет, Шәмәрдән, Килдебәк, Тимершык мәктәпләрендә махсус мәйданчыклар булдырылып, райондашларыбыз да бердәм рәвештә кушылдылар. Саба урта мәктәбе базасында үткән тарихи чарада 100дән артык кеше катнашты. Иң элек акциядә катнашучылар «Җиңү диктанты» акциясенең Мәскәү шәһәрендә урнашкан төп мәйданчыгындагы тантаналы төстә ачылышын турыдан-туры элемтә аша карадылар. Саба урта мәктәбе директоры урынбасары Лариса Шәмсетдинова әлеге чараның тарихи әһәмиятенә, акциянең төп максаты Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәребезне ныгыту гына түгеллегенә, аның эчендә тирән мәгънә ятуына басым ясады. Сугыш елларында әби-бабаларыбыз күрсәткән батырлыкларны хәтердә яңарту, шушы дәһшәтле чорны кичкән кешеләрне, яу кырында һәлак булган батырларны искә алу һәм хөрмәтләү, шул ук вакытта илебезнең бөтен гражданнарын берләштерү икәнлегенә тукталды. Чөнки илебезнең киләчәге бердәмлегебездән, тарихыбызга карашыбыздан, һәрберебезнең ватанпәрвәрлек хисләренә дә бәйләнгән. Саба урта мәктәбендә узган акциядә югары сыйныф укучылары белән беррәттән, төрле структура вәкилләре дә катнашты. Бөек Ватан сугышына багышланган 25 сорауны үз эченә алган тестны узарга 45 минут вакыт бирелде.
“Акциядә икенче тапкыр катнашам. Сорауларны авыр дип әйтмәс идем. Әлбәттә, тарих белән кызыксынучыларга җиңелләрдән бирелгәндер. Махсус хәрби операция хакында да сораулар бар. Мин тарих фәнен аеруча яратам, укытучыбыз Хәниф Мөбин улы Һадиев үз дәресләрендә әлеге фәнгә мәхәббәт, үткәнебез белән кызыксыну хисләре тәрбияли. Һәр елны 9 май бәйрәмен дулкынлану белән көтеп алам. Ватаным белән чын күңелемнән горурланам һәм аның уңышлары өчен куанам”, –ди Саба урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зәйнәп Әскәрова.
Акциядә катнашкан Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров та әлеге акциянең бабаларыбыз батырлыгын яшь буынга җиткерү буенча зур тәрбия чарасы булуын ассызыклады. Ачылу тантанасында яңгыраган “Алар җиңгән –без дә җиңәчәкбез” дигән Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган җырның бүгенге махсус операция барган вакытта аеруча патриотик яктан зур әһәмияткә ия икәнлегенә басым ясады.
“Саба урта мәктәбендә “Җиңү диктанты” акциясе икенче тапкыр үткәрелә. Без быел бу чарага аеруча ныклап әзерләндек, күп рәсми вәкилләр чакырдык. Тарих фәнен яхшы белгән, илебезнең үткәне белән кызыксынган һәркем тестны җиңел узды дип беләм. Мин үзем дә әлеге тарихи акциягә бик теләп кушылдым. Мәктәптә укучыларга ныклы белем бирү белән бергә, патриотик хисләр тәрбияләүгә дә зур игътибар бирелә. Балалар махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашалар. “Җиңү диктанты” акциясендә дә бик теләп катнаштылар һәм төгәл, дөрес нәтиҗәләргә ирешкәннәрдер дип ышанам”, – диде Саба урта мәктәбе директоры Данис Яруллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев