Альцгеймер чире:хәтер югала, кәеф үзгәрә
Халыкара Альцгеймер авыруы турында мәгълүмат тарату көне уңаеннан Лесхоз картлар интернат-йортында мәгълүмати чара узды.
Деменсия хәтәр синдром. Бу очракта фикерләү, тәртип һәм көндәлек эшләрне башкару сәләте бозыла. Альцгеймер хәтерне һәм башка мөһим танып-белү сәләтен югалту кебек тайпылышларны үз эченә ала. Алар еш кына кешенең көндәлек тормышына комачаулый. Лесхоз картлар интернат-йортында өлкәннәр белән дә деменцияне профилактикалау буенча чаралар һәм дәресләр уздырылды. Бу авыруның билгеләре һәм аннан саклау чаралары турында аңлатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев