Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Алдынгылар хәрәкете»нең пилот балалар бакчаларында чыгарылыш кичәләре узды

Бу нәниләрнең тормышындагы иң беренче чыгарылыш кичәсе!

 "Алдынгылар хәрәкәте"нең пилот балалар бакчаларында, әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар өчен йомгаклау чаралары узды. Бу нәниләрнең тормышындагы иң беренче чыгарылыш кичәсе! 

Әлеге истәлекле көн белән, балаларны котларга аларның өлкән дуслары — җирле Совет лидерлары шулай ук Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән«РОСТ» лицее укучылары һәм остазлары килде. 

Кунаклар чарада иң җылы теләкләрен юллап, бүләкләр дә тапшырдылар. 

Нәни дусларыбыз! Сезне көзен мәктәптә зур түземсезлек белән көтеп калабыз. Без бергә бик күп кызыклы проектларны тормышка ашырырбыз. Ак юллар сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев