Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Алга” да икшермәлеләр алда [+фото]

Республика кадетлары хәрби-спорт уеннарында катнашты

Россия Кораллы Көчләре гас­кәрләренә офицерлар әзерләүдә башлангыч баскыч булган кадетлар мәктәпләрендә хәрби-спорт уеннары матур традициягә әйләнде. Бүгенге вәзгыятьтә ватанпәрвәрләр тәрбияләүдә әлеге чараның әһәмияте артканнан-арта бара. Узган атнада “Алга-2022” дигән исем  астында  Иске Икшермәдә үткәрелгән хәрби-спорт уеннарына республиканың 11 кадет мәктәбеннән килгәннәр  иде. Барысының да  максаты бер: катнашырга  һәм  җиңәргә. “Без дә шундый  омтылыш белән   килдек. Мондый уеннарда  8нче сыйныфлар беренче тапкыр катнаша. Шуңа да карамастан, барысы да үзләрен  күрсәтергә  әзер. Җиңүне көчлеләр яулый, безнең команда да  сынатмаска тиеш”,– диде Тәтеш кадет мәктәбе-интернаты укытучысы Дмитрий Тайманов ярышлар башланыр алдыннан.

Уеннарга старт бирелгәч, 5 егет, 2  кыздан тупланган  командалар 19 төр:  “визитка”, музыкаль номер, эссе   язу, стройда җыр башкару, кросс,  йөгерү, “Имин тәгәрмәч” (велосипедта йөрү), турникта тартылу, аркан тартышу, гольф, дартс, пневматик винтовкадан ату, Калашников автоматын сүтеп-җыю, магазинга патроннар тутыру буенча көч  сынаштылар.  Мини футбол уйнадылар. Хәрби командаларны төгәл үтәп,  матур итеп стройда йөреп күрсәттеләр. Йөзләреннән егетләрнең хәрби-спорт уеннарын һич кенә дә уенга санамыйча бик  җитди  кабул иткәннәре ачык күренде. Бәйге мәйданы хуҗаларына стеналар да булыша диләр. Бу очракта да шулай  булды. Икшермә  кадетлары җиңүче! Алай дисәң, ярышка  кая гына  барсалар  да, һәрвакыт призерлар  сафында  алар. Гомумән, районыбыз кадетлары антларына тап  тө­шермәде. Егетләр дә (Камил Мө­хәммәтҗанов, Азаль Мортазин, Александр Николаев, Тимур Латыйпов, Илнар Әхмәтханов),  кызлар командасы да (Руслана Семенова, Инесса Иванова), иң  күп очко  җыеп, беренчелекне  алды. Икенче-өченче  урыннар Актаныш, Тәтеш, Бөгелмә  командаларына  бирелде.      

Уеннар барган арада мәк­тәп­тә педагог-психологлар өчен республикакүләм семинар да үткәрелде. Кадетлар белән эшләүчеләр “Укыту коллективында барлык укучыларны социальләштерү, яшүсмерләрнең деструктив тәртибенә илтифат итү күнекмәләре, сәламәт психологик климат формалаштыру буенча укытучыларның максатчан эшен оештыру” дигән четерекле темага секцияләргә бүленеп фикер алыштылар. Пленар утырышта Икшермә мәктәбе педагог-психологы Венера Гәрәева чыгышыннан күренгәнчә, яшүсмерләрнең үз-үзләрен агрессив тотышын коррекцияләүгә юнәлтелгән профилактика чаралары уңай нәтиҗә бирә. Тәрбия эшен алып бару өчен учреждениедә тудырылган шартларның роле зур. Семинарда катнашучыларның бу мәсьәләдә фикерләре бер иде.

“Мин республиканың барлык кадет мәктәпләрендә булмасам да, биредә тудырылган уңайлыклар башка җирдә юктыр дип уйлыйм. Гомумән, ак   көнләшү белән көнләшерлек. Өстәмә белем бирүнең куелышы сокландырды,  авиамодельләштерү түгәрәге, очучы, сенсор бүлмәләре – барысы да  супер”,– диде Чирмешән кадет мәктәбе-интернаты педагог-психологы Гөлназ Вафина.

Васильево кадет-интернат мәктәбе  укытучысы  Дмитрий  Бойко да икшермәлеләр тәҗрибәсе эштә кулланма итеп  алыначагын  белдерде.   “Сез  ирешкән  уңышларга, биредә талантлы һәм тәҗрибәле педагоглар эшләвенә без  шат. Хезмәтләрен чын   күңелдән яраткан  кешеләрнең генә күзләре шулай балкып, янып тора ала. Инде  эстафетаны кабул итеп алып, 30 ноябрьдә барыгызны   үзебезгә  чакырабыз. Анда шартлар мондагыча түгел,  бөтенләй икенче. Шулай да оятка калмаска тырышачакбыз”, – диде Тәтеш кадет  мәктәбе директоры  урынбасары  Римма Афанасьева.

 

Мәгариф һәм  фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге әйдәп баручы  консультанты  Елена Лобанова:

“Күтәрелгән темага кагылышлы семинар икенче тапкыр үткәрелә. Максималь  канәгатьләнү, энергия алгансыздыр, бер-берегез белән  якыннан танышкансыздыр, үзара тәҗрибә  уртаклашкансыздыр дип ышанам. Болар барысы да алга таба нәтиҗәлерәк  эшләргә  этәргеч бирсен”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев