Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әрмән кызы Луиза Саргсян: «Күптән Сабаның үз кешеләренә әйләндек»

Районыбызда чит илләрдән килеп төпләнгән төрле милләт халкы дус-тату гомер итә, аларга уңай мөнәсәбәт урнашкан. Шуларның берсе белән хәбәрчебез очрашып сөйләште.

Саргсян Луиза Артуровна (әрмән кызы):

Мин  Әрмәнстан Республикасының  Ванадзор шәһәрендә  туганмын. Тугыз яшь булганда, ягъни 2011 елда гаиләбез белән Байлар Сабасына килеп төпләндек. Менә инде 12 ел без биредә дус-тату гомер кичерәбез.  Мин 2016  елда  Саба гимназиясенең  9 сыйныфын тәмамлап, укуымны Саба аграр көллиятендә дәвам иттем. Һәр уку йортында да активлардан булдым, төрле сыйныфтан тыш чараларда бик теләп катнаштым.  Безнең әрмән менталитетының төп асылы да тырышлыкта, сәләтне үстерүдә чагыла. Ун яшемнән башлап ук район күләмендә узган чараларда Кавказ халыкларының гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен күрсәтеп чыгышлар ясадым. Үземне төрле яктан ачарга ярдәм иткән, киңкырлы шәхесләр тәрбияләүгә зур көч куйган  Саба аграр көллиятенә  чын күңелемнән зур рәхмәтлемен. Группада староста, студентлар советы рәисе булдым. Аннан соң Казан дәүләт аграр университетын тәмамладым. Бүгенге көндә үземә белем  биргән гимназиядә педагог-оештыручы булып эшләвем һәм әлеге зур, бердәм коллективның бер өлеше булуым  белән бик тә бәхетлемен. Гимназия җитәкчелегенә рәхмәтем чиксез.Минем   алдымдагы  төп максатым –  бүгенге уку­чы­ларыма  кайчандыр  үзем өчен үрнәк бул­ган укытучыларым дәрәҗәсенә күтәрелү, төр­ле яктан  сәләтле шәхесләр үстерүгә ярдәм итү. 

Бирегә кайткач та  җирле халыкта башка телдә, башка гореф-гадәтләрдә булуыбыз бераз  кызыксыну уяткандыр.  Әмма без бүген тәмам үз кешеләргә әйләндек.  Дус-тату, аң­лашып  яшибез, гаиләбез белән  тирә-юне­без­дәгеләргә  кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә омтылабыз. Без конфликтлы кешеләр тү­гел, башкаларның   безгә тартылуы  шуннан да киләдер. Мин, гомумән, юлымда очраган һәр­кемгә рәхмәтлемен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев