«Бердәм иминлек көне»ндә, 17 сентябрьдә Сабада «Автосессия - 2025» республика конкурсының район этабы үткәрелде
«Бердәм иминлек көне»ндә, 17 сентябрьдә Сабада "Автосессия - 2025" республика конкурсының район этабы үткәрелде. Конкурста Саба аграр көллияте студентлары катнашты. Конкурс өч этаптан торды: автомобильне фигуралы йөртү; юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нигезләрен белүне тикшерү; беренче ярдәм күрсәтү. Конкурс йомгаклары буенча Аяз Хисамов – I, – Ислам Садыйков–II, Айбулат Әкбәров III урынны алдыю Җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар тапшырылды. Алар октябрь башында Казанда конкурсның республика этабында катнашачаклар.


Нет комментариев