Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Авылларда су килмәү проблемасы булмаячак

Быел республика программасы кысаларында районның 4 торак пунктында су челтәрләре төзелә яки реконструкцияләнә.

  Быел республика  программасы  кысаларында районның 4 торак пунктында су  челтәрләре төзелә  яки реконструкцияләнә. Шулай  ук 3 объектта проект  эшләре  алып  барыла.  Шәмәрдән күптармаклы җитештерү  предприятиесе Эзмә авылында яңа барлыкка  килгән Молодежная, Дальняя, Новая  урамнарына барысы 1,720  метрда  суүткәргечләр  сузуны  төгәлләде инде. Барысы 5,768 миллион  сумлык  эш башкарылды. Моннан тыш Мичәнбаш  авылында да былтыр башланган  эш дәвам итә. Биредә   яңа  скважина  казылды һәм Шәмәрдән су  челтәре белән  тоташтырылды. Ике  авылны боҗралау Шәмәрдәндә  җәй  көне  су  җитмәү проблемасын  хәл итәргә  мөмкинлек бирә. Әлеге объектларда эшләр тулаем   2025 елда тәмамланачак. Быел 15,682  миллион  сумлык эшләнде.

  Шулай ук Миңгәр авылының урамнарында республика программасы нигезендә иске су үткәргечне яңага алыштыру  бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев