Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Аюлардан сак булыгыз

Республика юлларында көрән аюлар белән очрашу очраклары ешайган. 

Кышкы маршрут хисабы нәтиҗәләре буенча, көрән аюлар Әгерҗе, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Саба һәм Мамадыш районнары урманнарында очрый. Аның саны тотрыклы һәм күп булмаган дәрәҗәдә кала. Узган ел белән чагыштырганда ул 23 тән 26 га кадәр арткан.  ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты  тәкъдимнәрендә әйтелгәнчә, аюлар  белән очрашканда, паникага бирелмәскә, күзләренә карамаска (ул моны  агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китеп барырга кирәк. Һичкайчан йөгерергә һәм хайванга арка белән борылырга ярамый. Хайван якынлашкан очракта, аны кискен тавышлар белән куып җибәрергә тырышыгыз. Беркайчан да, нинди генә шартларда да, никадәр сөйкемле тоелсалар да, аю балаларына якын бармагыз. Аларны ашатырга яисә үз яныгызга чакырырга омтылмагыз. Һәрвакыт янәшәләрендә аларның әнкәсе була. Көрән аю, төрен саклау максатыннан, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән. Аңа ау тыела. Әлеге таләпне бозучы җинаять җаваплылыгына тартылачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев