Байлар Сабасында Габдулла Тукайга - 140, Муса Жәлилгә - 120 ел тулу уңаеннан квиз уены узды
Чараны “Сабантуй” спорт-мәдәни комплексында “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан оештырылды
“Сабантуй” спорт-мәдәни комплексында “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан Габдулла Тукайга - 140, Муса Жәлилгә - 120 ел тулу уңаеннан квиз уены узды.
Бәйгедә районыбыз оешмаларыннан 10 команда көч сынашты. Әлеге коллективлар Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган видеороликлар бәйгесендә актив катнашып, әлеге квиз уенына юллама отканнар.
Уен барышында бөек шагыйрьләребезнең ижатын иң тирәнтен өйрәнгән коллектив ачыкланды.
Финанс-бюджет палатасы коллективы беренче урында, Мәгариф идарәсе командасы - икедә, өченче урынны Салым инспекциясе коллективы яулады.
Фотоларны тулырак фоторепортаждан карый аласыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев