Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасындә яшәүче Алисә Һа­диева 62 килограмм 400 грамм авырлыктагы гигант кабак үстергән

«Мин әлеге кабак төшен махсус заказ белән кайтарттым. Бу сорт җылы якларда 400 килограммга кадәр үсәргә сәләтле», - ди бакчачы.

Башка бер генә бәйрәмгә дә бу кадәр бәлеш, бөккән-мантыйлар пешерелми торгандыр. Кабактан әзерләнгән ризыклардан өстәлләр сыгылып торып,  ул көнне тәмле-татлы хуш исләр бөтен үзәк мәйданга таралган иде.

Узган атнаның шимбәсендә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы бы­ел 19нчы тапкыр халыкны кабак бәйрәменә җыйды. Көн­нең салкынча булуы да бәйрәмнең күңелле рухта узуы­на комачаулык тудырмады. Әлеге яшелчәдән ясалган ком­позицияләрдән күзләр ка­­машырлык: кабакның нинди генә төре, төсе, сорты юк, юга­ры сәнгать әсәренә тиң эш­ләнмәләрне күреп район­даш­ларыбыздагы  фантазия соклану хисләре генә уята. 

«Чара традициягә кереп, халыкның иң яраткан бәйрәменә әве­релде. Ел саен уздырсак та, кабакның файдасы турында тулысынча аңлап бетермибез әле. Кабактагы витаминнар ор­ганизмга бик кирәк. Бүгенге бәйрәмгә күпме хезмәт куелган. Үзебезнең районда уздырылган әлеге бәйрәм нәтиҗәсендә ел­дан-ел республикабызда да кабак үстерүчеләр күбәя, әле­ге яшелчәнең дәрәҗәсе ар­тып бара. Үстерегез, файда­сын күрегез, бәйрәм итегез», – диде район башлыгы Рәис Миң­не­ханов. Телерадиокомпания җи­­­тәкчесе Әлфия Мөбарәкова кол­­лектив исеменнән Саба үзә­­гендә бәйрәм үткәрергә мөм­­кинлек биреп, спонсорлык ярдәме күрсәткән Рәис Миң­­нехановка рәхмәт сүзләре җит­­керде, киләсе елга кабак бәйрәменең 20 еллыгын республика күләмендә зур чара итеп үткәрергә рөхсәт тә сорады.

Иң түрдә, әлбәттә, бәйрәмнең төп хуҗалары – зур-зур кабаклар урын алган иде. Быел алар нәкъ унау булып, бәйрәм ахырында кайсысы тантана итәчәген сабыр гына көтеп тордылар. Ә иң зур – күпертелгән кабакны район мәдәният бү­леге хезмәткәрләре әзер­ләгән, гомумән, авыл клуб­ларын, ки­тапханәләрен бер­ләш­тергән әле­ге зур, көчле коллектив бө­тен фантазияләрен эшкә җи­геп, «кабак­лар патшалыгы» бул­дырганнар. Кабак-роботлар кар­­шы алып, әлеге яшелчә аша һәр халыкның мохите, гореф-га­дәтләре, милли бизәкләре, мә­дәнияте, милләтләр дуслыгы су­рәтләнгән иде. Хәтта кабак­лардан сугышка кадәр чордан бү­генгәчә 28 шәхесне үз эченә ал­ган район мәдәният бүлеге җитәкчеләренең чылбыры бе­лән дә танышырга мөмкин булды. Әлеге коллектив ясаган ис­киткеч матур фотозона яныннан фотога төшәргә теләүчеләр бетеп тормады.

Финанс-бюджет палатасы бы­ел да бик тә үзенчәлекле композиция әзерләп килеп, район буенча һәрбер өлкәгә еллык бюджет бүленешен кабак суы тутырылган пыяла савытлар аша чагылдырды. Иң күләмле, зур савыт мәгариф өлкәсенә, аннан мәдәнияткә карый иде. Шулай ук кабактан район финанс-бюджет палатасы үзе, үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм аның бүлек­ләрен дә зур осталык белән су­рәт­ләгәннәр.

«Балачак» балалар бакча­сы коллективы да төрле милләт­ләр­нең милли бизәкләрен кабакларга бик оста күчереп,  бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килгән иде. «Россиядә яшәүче халык­ларның милли бизәкләрен кабаклар аша сурәтләдек. Бәйрәмгә бик күп камыр ризыклары, зур бәлеш әзерләп килдек, 600 данә бөккән саттык. Бәйрәмне ел да көтеп алабыз», – диде бакча мөдире Флүзия Халитова.

«Әллүки» балалар бакчасы Та­тарстан буенча татарча белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчалары арасында база мәйданчыгына әйләнгән коллектив буларак, үз эшчәнлекләрен кабакларга түбәтәйләр кидертеп һәм милли төсмерләр аша чагылдырганнар. Олы Кибәче урта мәктәбе коллективы да бәйрәмгә кабактан ясалган 19 төрле затлы ризык әзерләп килгән иде: пиццалар, төрле кабымлыклар, кекслар белән сәүдә иттеләр. «Бәләкәч» балалар бакчасы коллективының бәйрәмгә киң ассортименттагы ризыклар белән килүе, коллективны «Кабактан пешерелгән иң тәмле ризыклар» номинациясе җиңүчеләре итеп танытты.

«Сабантуйдан да күңеллерәк бәйрәм оештыра алгансыз. Хәтта көннең салкын булуы да сизелми. Шундый рәхәт, матур бәйрәм. Узган ел социаль челтәрләр аша гына кызыгып күзәттем, быел үз күзләрем белән күрергә, татарның иң затлы ризыгыннан бәйрәм ясаган сабалыларга рәхмәтемне әйтергә килдем», – дип кичерешләре белән уртаклашты ТР мәдәният министрлыгы каршындагы татар мәдәни ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина.

 

Иң зур кабак үстерүче булып Байлар Сабасыннан Алисә Һа­диева танылды, аның гигант кабагы 62 килограмм 400 грамм авырлыкта иде. Оештыручылар аның әлегә рекорд икән­леген әйттеләр. Алисәнең инстаграмына язылучылар әле­ге кабакның ничек кадерләп үстерелүе белән дә танышып барганнардыр. «Мин әлеге кабак төшен махсус заказ белән кайтарттым. Апрель аенда рассадага чәчтем, көннәр җылыткач бакчага чыгарып утырттым. Бу сорт җылы якларда 400 килограммга кадәр үсәргә сәләтле. Безнең климатта алай ук үсә алмый. Кабак бәйрәмендә катнашам дип махсус үстердем, ышанычны аклады», – диде Али­сә. Бәйрәм тамашасы балалар өчен төрле күңелле уеннар, «Ка­зан егетләре» ансамбле, «Май» төркеме (продюсеры Җәү­дәт Гыйльманов), һәвәскәр җыр­чылар, агитбригадалар  чыгышлары белән дәвам итте.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ белән  МОНДА БАСЫП таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев