Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында яшәүче Сания апа Җиһанова 90 яшьлек юбилеен каршылады

Юбилярны район башлыгы исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр башлыгы Расих Хәсәнов тәбрикләде.

     Сания Нури кызы Җиһанова 1934 нче елның  20 нче маенда Байлар Сабасында дөньяга килә. 8 класс белем алганнан соң колхозда бригадир ярдәмчесе булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Аннан Саба май заводында лаборант, мәдәният йортында кассир, хисапчы булып эшли. Сания апа кайда гына хезмәт куйса да, коллективта аны туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.  Чөнки ул үз эшен һәрчак намус белән башкара. 

     1959 нче елда Сания апа Саба егете Миннегали абый белән тормыш корып, өч кыз бала тәрбияләп үстерәләр (кызганычка каршы, Миннегали абый һәм олы кызлары Әлфия вафат инде).  

      Хәзерге вакытта Сания апа кызы Гөлсинә тәрбиясендә, онык һәм оныкчыклары янәшәсендә, аларга әле һаман да зур терәк булып Байлар Сабасында гомер кичерә.   3 онык һәм 2 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев