«Татарстанда Кыш» проекты
Каникуллар-һәрвакыт бәйрәм, ә кышкы каникуллар-икеләтә бәйрәм. "Татарстанда Кыш" проекты кысаларында Язлы Арташ авылында балалар белән таудан чана һәм ватрушкаларда шуу һәм кышкы уеннар оештырылды.
Балалар һәм өлкәннәр өчен кышкы бәйрәм көннәрендә саф һавада вакыт уздыру- ул иң яхшы күңел ачу чарасы. Балалар таудан туйганчы шудылар, уйнадылар, шаярдылар. Барысы да канәгать калды, бик күп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алды.
Чараны Язлы Арташ авыл клубы мөдире һәркемнең күңеле булырлык итеп оештырды.
Нет комментариев