Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар «сәпид»ләрдә ярыштылар

Җәйге яллар дәвам итә

  Җәйге каникулларның бер көнендә Лесхоз мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре балалар арасында велоузыш оештырдылар. Чараның төп максаты-балачактан сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук Лесхоз бистәсе халкы арасында велосипед спортын популярлаштыру. «Бүген урамда без велосипедларга караганда күбрәк машиналар күрәбез, һәм бу бик борчылдыра. Бу вәзгыятьне үзгәртү өчен балачактан ук велосипедка мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.Шуңа да балалар арасында "Җилдән тизрәк" дип аталган велоузыш оештырырга карар иттек. Ярышта барысы да бик теләп катнаштылар. Катнашучыларга бүләкләр, ә җиңүчеләргә өстәмә призлар тапшырылды»- дип уртаклаштылар мәдәният хезмәткәрләре.

Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев