Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар скрапбукингка өйрәнә

«Китапханәгә бөтен гаилә белән» акциясе кысаларында 14 гыйнварда Шәмәрдән балалар китапханәсендә Искечә Яңа елга багышланган «Яңа ел открыткасы» дигән мастер-класс узды.

 

«Китапханәгә бөтен гаилә белән» акциясе кысаларында 14 гыйнварда Шәмәрдән балалар китапханәсендә Искечә Яңа елга багышланган "Яңа ел открыткасы" дигән мастер-класс узды. Чара башында балалар китапханәсе мөдире Резеда Галиђкбәрова барлык катнашучыларны искечә Яңа ел бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Чарага чакырылган скрапбукингның остасы Алсу Юнысова, үз чиратында, балаларны әлеге төр  кул  эшенең асылы белән таныштырды.  Скрапбукинг белән XVIII гасырда аристократ гаиләләреннән булган ханымнарның шөгыльләнүе, махсус кәгазьдән открыткалар,  альбомнар ясап, аларны бау, муенса һәм атлас тасмалар белән бизәве  турында  сөйләде. Алсу Камил кызы балаларны «скрапбукинг» стилендәге открыткалар ясауның серләренә сабырлык белән өйрәтте. Мастер-класста катнашучылар биремне уңышлы үттеләр, открыткалар бик матур булып чыкты. Чарадан соң катнашучыларның күбесе китаплар алдылар һәм яңа төрле мастер-класслар оештыруны сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X