Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Саба урта мәктәбендә профилактик чара үткәрде
Очрашуның төп темасы: балигъ булмаган балалар арасында җинаять эшен булдырмау һәм хокук бозуларны кисәтү профилактикасы
Саба урта мәктәбендә укучылар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы, полиция майоры Миләүшә Гатауллина белән профилактик әңгәмә оештырылды. Укучылар белән мондый очрашу, планлы профилактик әңгәмәләр үткәрү – мәктәп һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторының уртак эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше.
Инспектор үз әңгәмәсендә урлау, талау, янап куркыту, тән җәрәхәтләре китерү кебек җинаятьләр кылган өчен җаваплылык мәсьәләләренә кагылды. Балаларга җинаять җаваплылыгының кайсы еллардан башлануы, теге яки бу хокук бозулар өчен нинди җәзалар кулланылуы аңлатылды. Миләүшә Илдаровна укучыларга ничек җинаять корбаны булмау турында сөйләде: тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы, шулай ук шәхси әйберләрне саклау өчен җаваплылык турында да аңлатты. Әңгәмә барышында балалар сораулар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев