Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Балкыш»та физик күнегүләр ярдәмендә дә ял итүчеләрнең кәефен күтәрә беләләр

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физкультурасы инструкторы Гөлнара Гатауллина социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре уткәрә.

"Әлеге күнегүләр ярдәмендә дәваланучыларның гомум физик һәм психик халәте яхшыра, мускулларның, буыннарның, сеңерләрнең, кан тамырларының, капилляр һәм нерв күзәнәкләренең нормальләшүе күзәтелә",- ди белгеч.

Бүгенге көндә биредә 25 кеше ял итә, дәваланучылар  районыбыздан гына түгел, республикабызның төрле почмагыннан киләләр. Ял итүчеләр арасында Казан шәһәре, Балык Бистәсе, Саба районыннан килүчеләр бар. Үзәк эшли башлаган чордан (2019 ел,9 гыйнвар)  бүгенге көнгә кадәр биредә  2333 кеше сәламәтлеген ныгыткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев