Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар өчен яңа һәйкәл ачу планлаштырыла

Һәйкәлгә  дизайн һәм  исем сайлыйбыз.

 Шуңа бәйле рәвештә, булачак һәйкәлнең дизайны һәм исемнәре өчен тавыш бирә аласыз. Моның өчен Саба муниципаль районы  сайтына  (http://saby.tatarstan.ru) кереп,   (“Голосовать”) (“Тавыш бирү”) төймәсенә басарга   кирәк. Әлеге тавыш бирүдә 65 кеше  катнашкан. Шуларның 57се дизайнның  беренче вариантын сайлаган.

 Сабалыларның 60 проценты сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга булачак һәйкәлгә   “Вакыт безне сайлады” (Время выбрало нас) дигән исем бирелүен тели. Тавыш бирүчеләрнең 21 проценты –  “Һәлак булганнарга, исән кайтканнарга һәм көткәннәргә” (Тем кто погиб, тем кто вернулся, тем кто ждал),  10 проценты –  ”Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышлана” (Участникам боевых действий посвящается)  3 проценты   “Һәлак булганнар истәлегенә исәннәр өчен” (Памяти павших во имя живых) дигән исемнәрне  сайлаган. Ә сезгә кайсы  вариант ошый?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев