Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасында ярминкәгә бердәм чыктылар (фоторепортаж)

Бүген сабалылар район үзәгендә иртәбаштан Нәүрүз бәйрәме уңаеннан махсус оешырылган ярминкәгә ашыкты


Бүген  сабалылар район  үзәгендә иртәбаштан Нәүрүз бәйрәме  уңаеннан  махсус оешырылган ярминкәгә ашыкты. Көн матур,  кояшлы булгач, халык   узган елдагыдан  күп  иде. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итте. Ярминкәгә чыгучылар ит,   сыер сөте, бал, май, йомырка, печән, салам,  ашлык, ярылган утын алды, тәмләп ботка  ашады.
Ярминкәгә күрше Теләче районыннан да  килгәннәр  иде. Шәхси эшмәкәр Рифкать  Шафиковның "Туган авылым"ы күчермәсе  янында  шашлык пеште, авыл  өе мичендә коймак  чыжлады, патефонга   куелган грампластинкадан Илһам Шакировның онытылмас  җырлары  яңгырап торы.Хәзер мәйданда Нәүрүз бәйрәме бара, халык спорт уеннарында  катнаша.

Фэнил Мэулетов фотолары.
.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев