“Бердәм булганда- без җиңелмибез!” акциясе
Иҗат үзәге базасында, район балалар Думасы активистлары Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәм булганда- без җиңелмибез!” акциясен үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында, алар бәйрәм тарихын өйрәнделәр, бергәләп буклетлар һәм “Я, ты, он, она, мы- единая страна!” дип исемләнгән плакат ясадылар. Акциянең икенче өлешендә активистлар Сабаның үзәк мәйданында буклетлар тараттылар һәм узып баручыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар.
4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без- көчле халык...
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев