2021 елда сөт һәм ит терлекчелегендә эш нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечкә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы иреште.
2021 елда сөт һәм ит терлекчелегендә эш нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечкә “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы иреште. Бригадада сыерга исәпләгәндә уртача 12347 килограмм сөт, ел башына булган һәр мөгезле эре терлеккә исәпләгәндә 297 килограмм ит җитештерелде. Сөт савып алу 2020 елның 11 ае күрсәткеченә карата 130 процент тәшкил итте. Ит җитештерүдә 109 процент үсешкә ирешелде. Малларның баш саннары 9 процентка артты. Бригаданың акча кереме 134 миллион сум булды (Үсеш- 108%).
“Ирешелгәннәр – барлык эшче-хезмәткәрләрнең уртак тырышлыгы. Бигрәк тә Туктар робот фермасы коллективының эш күрсәткечләре югары булды. Хәзер елны төгәлләп, 2022 елга уңышлы старт алырга һәм яуланган үрләндән чигенмәскә кирәк”,–
ди бригада җитәкчесе Хәлим Касыймов. Фотода Туктар фермасы коллективын күрәсез.
Илназ Әхмәтҗанов комплекс җитәкчесе (сулдан), Фәнис Бариев (механизатор), Илнур Ганиев (оператор), Нурфия Ганиева (яшь бозаулар караучы), Хәлим Касыймов (җитәкче), Айнур Гыйльметдинов (мал табибы), Ранис Әхмәтҗанов (арткы рәт сулдан) (терлекче), Ранил Миңнегалиев (оператор), Рафаэль Нәҗмиев (тегермәнче), Рафит Юнысов (зур бозаулар караучы).
Ранил Минегалиев (оператор)


Нет комментариев