Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Без бик актив пионерлар идек"

19 май – Пионер туган көн. Пионер сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен. Кем генә муенына кызыл галстук бәйләп, тигез сафларга тезелеп, пионер булып йөргән чорларын сагынмый икән? Әлеге истәлекле көн уңаеннан районыбызда озак еллар Пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшләгән Фаягөл Габдрахман кызы Зиннуровадан шул елларга бәйле хатирәләр белән уртаклашуын сорадык.

– Фаягөл ханым, сез үзегезнең пионер чакларыгызны хәтерлисезме? Бу еллар күңел дәфтәрегездә ничек саклана?

– Самими балачак елларын кем генә оныта алсын икән? Безнең буын бик актив пионерлар булды. Сатыш урта мәктәбенең Валерий Чкалов исемендәге дружина советы рәисе булып сайланып, мәктәпнең пионерлар тормышын җанландыру өстендә зур көч куйдык. Ялгыз карт­карчыкларга булышу, фермаларда эшләү, төрле кичәләр оештыру, класстан тыш чараларда актив катнашу ­­ боларның барысына да зур җаваплылык белән карадык. Туган авылым Сатышта сигезьеллыкны, 1973 елда Саба урта мәктәбен тәмамладым. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып укырга кердем. Шул ук вакытта Килдебәктә пионервожатый һәм интернатта тәрбияче булып эшли башладым. 

Тулырак әңгәмәне "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Быел үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 99 ел тулды. Киләсе елда пионерия үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев