Бүген – Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне
Безнең тормышыбызның һәр көне транспорт һәм юл белән бәйләнгән. Бүгенге көнне уңайлы автобуслардан, куәтле йөк машиналарыннан, җиңел автомобильләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Районыбызның «Яшен», "Рамазан" һәм "Таш" җәмгыяте автомобиль йөртүчеләре дә иң беренче чиратта юлдагы иминлекне күздә тотып эшли.
Җәмгыять үз эшен чын күңелдән яраткан 103 хезмәткәрне берләштерә. Башкарган хезмәтләренең җаваплылыгын аңлап, юл йөрүчеләргә уңайлы пассаҗир хезмәте күрсәтүдә армый-талмый эшләүче коллективның районыбызда абруе зур. "Яшен" оешмасында һәр көнне иртәнге 6.00дә эш сәгате башланып, районыбызның төрле почмаклары буйлап юлга кузгалалар. Көн саен автобуслар 23 мәктәп укучыларына хезмәт күрсәтәләр, 39 балалар бакчасы нәниләренең иминлеге өчен җавап бирәләр. Шулай ук укучыларны төрле түгәрәкләргә, спорт корылмаларына, Россия шәһәрләре буйлап ярышларга, экскурсияләргә, олимпиадаларга, сәнгать конкурсларына йөртү дә алар җаваплылыгында. Әлбәттә, исән-сау тиешле урынга барып җитү өчен барлык иминлек чаралары кулланыла. "Яшен"оешмасы быелның тугыз аенда барлык мәктәпләргә, балалар бакчаларына, шәхси затларга 58 миллионнан артык хезмәт күрсәткән. Белгәнегезчә, районыбызда укучыларга да, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә дә үзләре теләгән юнәлештә шөгыльләнергә мөмкинлекләр зур. Моның өчен районыбызның һәр почмагыннан автобуслар хәрәкәте оештырылган. Машина йөртүчеләребезнең һәрберсе турында аерым мактау сүзләре әйтергә мөмкин булыр иде. Әмма җитмешкә якын фамилияне атап чыгу мөмкин түгел.Аларның һәрберсе үз эшенең остасы. Вакыт белән дә исәпләшмиләр, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барганда төнге сәгатьләрдә кузгалырга туры килә. Бүген генә дә Түбән Новгогод, Оренбург шәһәрләренә балалар ярышка кузгалдылар. Һәрберсе пандемия тудырган таләпләрне төгәл үтәп, ике ел саен медицина тикшерүе уза. Оешмада барлыгы 122 транспорт берәмлеге исәпләнә. Барлык төр транспорт та тахографлар, новигатор белән җиһазландырылган. Бу автобус йөртүчеләрне контрольдә тоту өчен генә түгел, беренче чиратта иминлекне тәэмин итәр өчен кирәк",– ди җәмгыятьнең баш бухгалтеры Гөлсу Закирова. (Тулырак район газетасында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев