Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бигәнәй медпунктында шикәр авыруы турында сөйләштеләр

Бүгенге көндә шикәр авыруы дәвалануга бирелми торган чир булып санала. Ул организмда инсулинның җитешмәве яисә аның хәрәкәте түбәнәю аркасында барлыкка килгән эндокрин авыру.

 Бигәнәй фельдшер- акушерлык пунктында узган «Диабет һәм аның нәтиҗәләре» дигән профилактик әңгәмәнең максаты-халыкның игътибарын сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мәсьәләләренә җәлеп итү. Фельдшер Илмира Исмәгыйлева шикәр диабетының беренче билгеләре, аның катлауланулары, даими диспансерлаштыруның мөһимлеге, динамик күзәтү үзенчәлекләре һәм вакытында дәвалау ысуллары турында сөйләде. Авыруны профилактикалауга баланслы туклану һәм сәламәт яшәү рәвешенә аерым игътибар бирелде. Шулай ук очрашу барышында теләгән һәркем  кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчәү мөмкинлеге дә алды. Әңгәмә ахырында һәркемгә мәгълүмат буклетлары таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев