Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Биючегә... яшь комачау итми

Өлкәннәр бию сәнгате турында фикерләште.

Бию – ул аерым бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате. Биюче хәрәкәтне генә күрсәтми, ул тамашачыга бер сүз дә ишеттермичә ниндидер вакыйганы аңлатып сөйли. “Өлкәннәр” клубының чираттагы җыелышында да әнә шундый фикерләр яңгырады – түгәрәк өстәлнең темасы бию сәнгатенә багышланган иде. Әңгәмәдә әлеге клубның активистлары, сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Газизов һәм хореографлар Альбина Мөбарәкҗанова, Айсылу Зарипова, “Нәүрүз” һәм “Гөлбакча” ансамбле җитәкчесе Газинур Габделхаков катнашты. Очрашуның төп кунагы “Өлкәннәр” клубының актив әгъзасы Камил Галимҗанов булды. Камил әфәнде армия сафларында матрос булып хезмәт иткән чорда степ (аны “чечётка” дип йөртәләр) биюен үзләштергән һәм Саба якларына әйләнеп кайткач шушы ысул белән “Альбатрос” биюен сәхнәгә салган. Әлеге чыгыш килгән кунакларга видеоязма аша күрсәтелде. Өстәл артында утыручылар Камил әфәнденең биюен күреп сокландылар һәм үз фикерләре белән бүлештеләр. “Бию аша теләсә нинди хис-тойгыларны күрсәтеп, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итеп була” – ди Камил әфәнде. “Диңгезчеләр үлгәннән соң, аларның җаннары альбатрос кошына әверелә, дигән легенда яши. Шушы кошлар диңгез дулкынланган вакытта азык чүпли – канатлары белән талпынып дулкын эченә үк керә, җил-давыл капламасын дип, су өстеннән йөгереп китә. Биюемдә менә шушы күренешне тасвирладым”, – ди биюче. “Менә шушындый биюләрне, парлы вальс әйләнүләрне халыкка кабат кайтарасы иде. Яшьләрнең заманча ритмлы хәрәкәтләнүләре арасында алар югалып, бетеп бара кебек", – дип борчылуын белдерде Камил әфәнде. “Тарихны шәхесләр төзи. Районыбыздагы бию сәнгатенең башында сез торасыз һәм бу эш хәзерге вакытта ышанычлы кулларда. Сезнең кебек актив өлкәннәр булу сөендерә”, – диде Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев