Биш балага гомер биргән Мария апа Иванова 90 яшен каршы алды
Лесхоз бистәсендә яшәүче Мария Ивановага 90 яшь тулу уңаеннан РФ Президентының Котлау хаты тапшырылды. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм җирлек башлыгы Азат Гатиятуллин тәбрикләде.
Иванова Мария Михайловна 1933 елның 02 нче августында Кукмара районы Үрәсбаш авылында туа. Авылда 4 нче сыйныфтан соң төрле эшләрдә эшли. 1950 нче елда 18 яшендә авылдашы Петр исемле егеткә кияүгә чыга. Озак та тормый ирен хәрби хезмәткә чакырып алалар. Шул китүдән ул 3 елдан соң гына кайта.Бу елларда Мария Михайловна иренең әти-әнисе гаиләсе белән Шепшенәр авылында яши.1952 нче елда алар Лесхоз бистәсенә кученеп киләләр. Мария Михайловна Саба урман хуҗалыгында төрле эшләрдә эшләп лаеклы елга чыга. Тырыш хезмәтләре өчен “Бөек Җиңүгә 50 ел”, “Бөек Җиңүгә 55 ел”, «Бөек Җиңүгә 60 ел», «Бөек Җиңүгә 65 ел», «Бөек Җиңүгә 70 ел» медальләре белән бүләкләнә.
Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Мария Михайловна 2001 елда тол кала. Аларның 3 балалары : олы улы-Иван (1954 елгы),кызлары Надежда (1955) һәм Вера (1960) гаиләләре белән Себердә яшиләр. Өченче кызлары Любовь (1958), төпчек малайлары Николай (1962) гаиләсе белән Лесхоз бистәсендә яшиләр. Аның 13 оныгы һәм 24 оныкчыгы бар.
2023 елның 2 августында Лесхоз бистәсендә яшәүче Иванова Мария Михайловнага 90 яшь тулды. Бүгенге көндә ул Лесхоз бистәсе кызы Любовь тәрбиясендә балаларының һәм оныкларының ярдәмен тоеп тыныч картлык кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев