Оешма битлек кияргә һәм вакцинацияләүгә кагылышлы чаралар күрергә чакырды
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы башлыгы Ханс Клюге коронавирусның «омикрон» штаммы вариантлары белән килеп чыккан СOVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны турында хәбәр итте һәм Европа илләрен битлек кию вакцинацияләүгә кагылышлы чаралар күрергә чакырды.
Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Бу юлы дәвам итә торган COVID-19 дулкыны «омикрон», аерым алганда, BA.2 һәм BA.5 варианты белән бәйле», - диде Клюг.
Ул хәбәр иткәнчә, соңгы алты атна эчендә Европа төбәгендә COVID-19 яңа очраклары арткан, ә узган атнада 3 миллион тирәсе яңа очрак теркәлгән, бу дөньядагы барлык яңа очракларның яртысын диярлек тәшкил итә. Клюге шулай ук салкыннар якынайган саен COVID инфекциясенең тизрәк таралу куркынычы булуын әйтте.


Нет комментариев