Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Казанда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада райондашларыбыз да катнашты

8 Март бәйрәме якынлаша

  Бүген Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә республиканың социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызлар чакырылган иде. Алар арасында – җәмәгать оешмалары вәкилләре, күп балалы ата-аналар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Советлар Союзы Геройларының балалары. Татарстан Рәисе, Хөкүмәте һәм республика парламенты исеменнән хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

«Миңа хатын-кызларыбызны якынлашып килүче шушы искиткеч бәйрәм белән котлау мөмкинлеге насыйп булды. Бу көнне сезнең алда баш иябез, очрашуга шатланабыз, сезгә нык сәламәтлек һәм барлык изге эшләрегездә зур уңышлар телибез», - дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин җыелучыларга.

Ул республика үсешендә хатын-кызларның аерым ролен билгеләп үтте.

«Кайда гына эшләсәм дә, минем тирә-юнемдә һәрвакыт хатын-кызлар. Алар төгәлрәк тә, сабыррак та. Сезнең ярдәм белән безнең республика уңышлы үсә», - дип ассызыклады ул.

Мөхәммәтшин ана булган хатын-кыз казанышларын билгеләп үтүче дәүләт бүләкләре турында искәртте. Узган ел гына да Татарстанда яшәүче 56 хатын-кыз 2000 елда гамәлгә куелган «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Барлыгы аңа 1600 дән артык хатын-кыз лаек булган. 2022 елдан республикада шулай ук «Ата-ана батырлыгы» медале тапшырыла – аны җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән 17 гаилә алган.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары һәм туганнары адресына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады.

«Бу залда Россия һәм Советлар Союзы геройларының әниләре, тол хатыннары һәм туганнары бар. Сезгә ихлас рәхмәт», - диде Мөхәммәтшин, аларны алкышлар белән хөрмәтләргә тәкъдим итеп.

 Тантаналы чарада безнең районнан да социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова җитәкчелегендә 10 кешелек делегация катнашты. Аның составында «Ватан сакчылары» дәүләт фондының Саба районы филиалы координаторы Әлфия Мәүлетова, Люция Емельянова, көмеш волонтер Резеда Дәүләтшина, уллары, якыннары махсус хәрби операциядә булган Гөлсинә Хафизова, Кәүсәрия Галимҗанова, Рузилә Вәлиева, Гөлнара Марданова, Хәтифә Гаптракипова, Рәйсә Шәрифуллина бар иде.

Тулырак https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев