Мөгаллимнәрнең хезмәт бәйрәме
Яңа уку елында җиң сызганып белем һәм тәрбия бирү эшенә керешкән укытучылар узган атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Шул уңайдан Саба мәдәният йортында районыбызның мәгариф системасы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел мөгаллимнәрнең хезмәт бәйрәме тантанасы укытучыларны, ветераннарны тагын да зуррак составта чакыру максатыннан ике өлешкә бүлеп үткәрелде. Аларны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Районыбызның уңышлары – ул сезнең тырышлыгыгыз. Сабада белем алган балалар бөтен җирдә лидерлар. Кайда гына яшәсәләр дә, алар барыбер безнеке. Хезмәтегезне югары профессиональлек белән башкарганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт. Коллективларыбыз яшь. Яшь мөгаллимнәргә дөрес юлны күрсәтеп, һөнәри яктан осталыкка өйрәткән өлкән буын педагогларга аерым рәхмәт белдерәм”,– диде район башлыгы укытучылар эшчәнлегенә югары бәя биреп. Ә инде хезмәтең күренә, тырышлыгың бәяләнә икән, монысы иң күңеллесе. Әлеге чарада нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән мөгаллимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сигез укытучы “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, дүрт укытучы “Татарстан Республикасы һәм мәгариф өлкәсе отличнигы” билгесе белән бүләкләнделәр. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучы гаиләләре дә барланып, барлыгы 47 гаилә сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. “Иң яхшы укыту-тәҗрибә участогы” номинациясендә 1нче урынны Шекше төп мәктәбе, «Иң күп табыш китергән бакча» номинациясендә Саба гимназиясе һәм Мичән төп мәктәбе бүлеште. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров та үз чыгышында мөгаллимнәргә олы ихтирамын белдерде.
«Татарстан күләмендә мәгариф өлкәсе һәрчак игътибар үзәгендә булды. Хөкүмәтебез тарафыннан мәгариф системасына булган уңай карашның нәтиҗәсе зур финанслар тотылып ремонт эшләре башкарылу, мәктәпләр җиһазлану, белгечләргә грантлар булдыруда, укучыларга булган мөмкинлекләрдә ачык чагыла. Күрсәткечләребез елдан-ел яхшыра. Үткән уку елында зур шәһәрләрдән генә калышып, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча 1 урын яуладык. Балалар саны буенча бүлеп карасак, Казан шәһәрен дә узып, 1 урын дигән сүз. БДИ нәтиҗәләре буенча да балларыбыз республика күрсәткечләреннән югарырак. Математика буенча шулай ук 1 урында торабыз. Бу нәтиҗәләрнең барысында да сезнең тапшырылган вазыйфагызны зур җаваплылык белән үтәргә омтылуыгыз, тырышлыгыгыз салынган. Киләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый эшләрсез дип ышанам», – диде Илфат Фоат улы.
Тантаналы өлештән соң танылган эстрада йолдызлары Зөлфәт Зиннуров, Айгөл Бариева, К. Тинчурин театры артисты Әлфия Хәсәнова һәм мөгаллимнәр чыгышларыннан матур концерт тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасында укытучылар үз һөнәрләренең остасы гына түгел, киңкырлы талант булуларын да расладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев