Истәлекле чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, “Суворов” хәйрия фонды һәм “Честь имею” офицер клубы җитәкчесе Айрат Гафуров, Казан танк училищесы начальнигы урынбасары, подполковник Максим Губерны, Татарстан Республикасы хәрби комиссары, полковник Юрий Беляев, генерал- майор Александр Бородин, генерал-майор Рим Мостаев, районнның хәрби хәрәкәтләр ветераннары, юнармиячеләр, укучылар, студентлар, җирле халык катнашты.
Һәйкәл Саба агрокөллияте каршындагы мәйданчыкта урын алган. Истәлек монументы җилкәсенә винтовка аскан билгесез солдатны гәүдәләндерә. Төп инициаторы һәм иганәчесе Айрат Гафуров – якташыбыз, тумышы белән Елыш авылыннан. “1941 елда туган авылымнан бабам һәм әти белән әни ягыннан җиде туганым фронтка киткән. Шуларның берсе генә исән кайта алган. Бер туганым Ленинград өлкәсендә туганнар каберлегендә җирләнгән, калганнары һаман да хәбәрсез югалган булып санала. Шулай ук СССРдан биш миллионнан артык, Татарстаннан 140 меңнән артык сугышчы хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Сугыш беткәнгә 80 ел узса да, бу сан үзгәрешсез кала... Алар Ватаныбыз хакына батырларча сугышкан һәм һәлак булган ватандашларыбыз. Миңа калса, безнең илдә хәбәрсез югалганнарның статусын - һәлак булганнар статусына үзгәртү турында закон кабул итү турында сүз башларга вакыт җитәндер. Без аларны геройлар дип тануны сорамыйбыз, фәкать һәлак булучылар статусын бирергә иде. Әлеге һәйкәл менә шул батыр ватандашларыбыз истәлегенә куелды. Форсаттан файдаланып, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улына минем тәкъдимемне аңлаганы, хуплаганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу аның үз халкының, геройларыбыз тарихына мөнәсәбәтенең бик мөһим күрсәткече”,-дип хис-кичерешләре белән бүлеште ул. “Әлеге һәйкәлнең төп инициаторлары каршында баш иясем килә. Бу монумент- безнең хатирәбезнең символы, әти-әниләребез, бабаларыбыз каршындагы якты хатирә. Батырлар даны-мәңгелек. Бүгенге чарада ата-бабаларының тиңдәшсез батырлыгын искә алучы яшь буынның күп булуы сокландыра. Барлык хәрбиләрдән, запастагы офицерлардан рәхмәт җиткерәм”, - дип мөрәҗәгать итте сабалыларга генерал- майор Рим Мостаев. “Бүген - халыклар бердәмлеге көнендә районыбызда зур вакыйга. Чынлыкта безнең барлык уңышларыбыз - безнең бердәм булуыбыздан, бүгенге һәм киләчәк җиңүләребез дә һәрвакыт безнең кулда булачак, чөнки без бердәм халык. Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышында шәһит киткәннәргә генә түгел, Әфган, Чечен сугышындагы ватандашларыбызның батырлыгына, гомумән, Ватанны саклаучыларның барысына да дан булсын. Аның урыны да юкка гына студентлар укый, яши торган урынга билгеләнмәде. Киләчәк буын өчен дә зур тәрбияви мәгънәгә ия булсын ул. Яшьләребезнең берсе дә сыната торган түгел. Һәркем Ватаныбызны сакларга әзер булуын аңлый. Инде безнең якты тормыш өчен корбан булганнарның истәлеген гел яңартып торыйк. Аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк”,-дип район башлыгы Рәис Миңнеханов шәһит киткәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Һәйкәл ачылышыннан соң бәйрәм кунаклары һәм район активистлары, сугыш хәрәкәте ветераннары районыбызның хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә, «Бөек Ватан сугышында сабалылар» мемориаль комплексына, “Тыл хезмәтчәннәренә- дан!” стеласына тере чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев