Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Бүген — Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм котлавы

 Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗа­лык­ хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Торак-коммуналь хуҗалык районның яшәешен тәэмин итү системасында мөһим урынны алып тора. Сез йортларга су өзлексез килеп торсын, канализацияләр эшләсен, фатирлар җылы, җәмәгать  урыннары төзек һәм чиста булсын, көнкүреш  калдыклары вакытында  чыгарылсын, урамнар кардан чистартылсын өчен көндәлек зур эш башкарасыз. Фидакарь хезмәтегез, уңайлы тормышыбыз һәм көнкүрешебезгә керткән лаеклы өлешегез өчен рәхмәт әйтәбез! Бәйрәм белән котлап, сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы, күтәренке кәеф телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев