Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Халыкара өлкәннәр көне уңаен­нан радиомарафон үткәрелә

Халыкара өлкәннәр көне уңаен­нан бүген иртәнге 9дан 15.30 сәгатькә кадәр “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе “Кайгырту” фондына иганә җыю буенча радиомарафон үткәрә.

 Юридик  һәм физик  затларның аз керемле гаи­ләләргә, мохтаҗларга, янгыннан зыян күрүчеләргә, өлкәннәргә булышу максатында оештырылган ча­рада Саба муниципаль районы баш­карма комитеты, ветераннар советы, өлкәннәр клубы, социаль як­лау учреждениеләре, оешма-пред­приятиеләр җитәкчеләре, авыл җир­лекләре башлыклары кат­на­ша.

 

2022 елның 1 октябреннән "Кайгырту" хәйрия фондына акча җыю башлана. Акчаны онлайн күчерергә була.  Күчергәндә, әгәр сез оешма исеменнән түлисез икән, оешманың исемен, әгәр физик зат буларак түлисез икән, түләүченең исем, фамилия, әтисенең исемен күрсәтергә кирәк. Өлкәннәргә ярдәм итү кампаниясе кысаларында акчаларны 2022 елның 1 октябреннән 10 октябренә кадәр  күчереп була.

"Кайгырту"  фонды өлкәннәргә, авыр тормыш хәлендә калган балаларга, ятим балаларга социаль тернәкләндерүдә ярдәм күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев