Быел халык ярминкәгә мәдәният йорты каршындагы мәйданга чыкты
Кулланучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урманчылар, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, үзләре җитештерүчеләр тарафыннан төрледән-төрле продуктлар, товарлар тәкъдим ителде.
Быел Сабада язгы ярминкәнең урыны үзгәрде: халык “кызыл базар” элегрәк үткәрелгән урынга – мәдәният йорты каршындагы мәйданга чыкты. Якын да, көне дә җылы, кояшлы булгач, кеше күп иде.
Кулланучыларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре, урманчылар, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар, үзләре җитештерүчеләр тарафыннан төрледән-төрле продуктлар, товарлар тәкъдим ителде. “Калхуз”ларга зур рәхмәт. “КамАЗ” “КамАЗ” ашлык алып килгәннәр. Башта капчыкларга тутырырга кирәк бит әле. “Анысын тутырасың инде. Сатылмаса, кире бушатуы читен”, – диделәр төяүчеләр.
Болай, ярминкә уңышлы барды. Лесхоздан килгән әллә 4, әллә 5 прицеплы “КамАЗ”дагы агачның бәясе 19500 сум иде.Шуны алып бетергәннәр. Кисеп-ярып турасаң, биш кышлык мунча утыны чыга. Әле базар башланып кына килә, ә райпо сатучысы Марсилә Әлмиева инде бер түшкә тана итен сатып та бетергән иде. “Бик яхшы, мәрмәр ит иде бу юлы. Әле менә сәгать ничә, 650 сумнан сатып бетердек. Ите дә матур, үзем дә матур бит. Мәш килеп алдылар” ,–диде ул. Кызыл Мишәдән “Хуҗабикә” цехы продуктларын – ярымфабрикатлар, кәтлит, пилмән, манты, өлеш кебек ит ризыклары белән дус булсаң, үзең әзерлисе дә юк. Юлия Хафизова андый сүзне күп ишетте ул көнне.
Ярминкәдэ “Саида” прәннекләрен дә чяират торып алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев