Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Дулкын» радиосында радиомарафон дәвам итә

Радиомарафон юридик һәм физик затларның аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, өлкәннәргә булышу максатында җиде сәгатьткә якын дәвам итәчәк.

Инде хәбәр иткәнебезчә, бу минутларда Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе тарафыннан "Кайгырту" фондына иганә җыю буенча радиомарафон бара.

Радиомарафон юридик һәм физик затларның аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга, өлкәннәргә булышу максатында җиде сәгатьткә якын дәвам итәчәк.

Әлеге хәйрия чарасын Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов ачып җибәрде – ул өлкәннәребезне бәйрәм белән котлады һәм Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районыбызда уздырылачак чаралар белән таныштырды.

Шулай ук бәйрәм студиясендә кунакта Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов булып, радиотыңлаучылар алдында чыгыш ясадылар. 

Радиомарафон 15.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев