Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дума дәүләткә хыянәт иткән өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итү турында закон кабул итте

Дәүләт Думасы дәүләткә хыянәт иткән өчен җәзаны катгыйландыра торган законга төзәтмәләрне кабул итте. Документ нигезендә, әлеге җинаять өчен гомерлеккә рәшәткә артына озатачаклар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 Билгеләп үтелгәнчә, шпионаж, дәүләт сере булган белешмәләрне чит ил кешеләренә бирү, дошман ягына чыгу яки Россиягә каршы эшчәнлектә чит илгә финанс, техник яки башка төрле ярдәм күрсәтү дәүләткә хыянәт буларак бәяләнәчәк. Бүгенге көндә гаепле затларга 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм 500 мең сумга кадәр штраф рәвешендәге җинаять җаваплылыгы яный.

Искәртеп узабыз, дәүләткә хыянәт иткән өчен җәзаны катгыйландыру турындагы закон проектына төзәтмәләр Дәүләт Думасына 7 апрельдә тапшырылган иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/duma-daulatka-xyyanat-itkan-ocen-gomerlekka-irektan-maxrum-itu-turynda-zakon-kabul-itte-5869887

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев