Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәргать Нәбиуллинга бәет

Әгүзү биллахи минәш-шайтан ираҗим Бисмилләһир рахман иррахим. Фәргать Нәбиуллинга классташы-яшьлек дусты Газинур Нигъмәтҗанов язган бәет.

Яшьнәп торган яшьлек үтте,

Арабыздан якын дустым китте.

 

Йөрәкләрне шомга салып

Сыйныфташлар китә арабыздан.

Бармакларны бөгеп искә алам

Калдырмый аларны догалардан.

 

Көтмәгәндә якын дустым китте

Кем уйлаган шулай буласын.

Ошбу хәбәр тетрәндерде

Екты кебек кече, олысын.

 

Үлем килми үкенечсез генә

Аның киләсен бер Аллаһым гына белә

Һәрбер кеше нидер уйлый, үкенә

Сәбәп эзли якын дустым киткәненә.

 

Якты йөзле, чиста , пакъ күңелле

Асыл заттан идең син, дустым,

Әүмәкләшеп бергә үскән идек

Һич көтмәдем синсез каласын.

 

Их, бергә үткән мәктәп еллары

Яздым әле бу юлларны уйланып

Яшьләй шулай көләч, тырыш булдың, дустым,

Йөзләреңдә бер дә моңсулык күрмәдем

Шулай тиеш булгандыр ул синдәй кешегә

Бар кешене зурлый белергә

Үсмер чакның якты истәлеген

Мин онытмам, дустым, гомергә.

 

Бергә йөри-йөри буй җиткердек

Кызлар исе керә борынга,

Башында без ике дус идек

Шаһид булдым синең туеңда.

 

Якты истәлегең булып калыр

Бергә очраштырган классташлар

Биш ел саен кабатланган еллар.

 

Туган җанлы идең, дустым,

Чит кешегә дә игелекле, шәфкатьле булдың

Я, Раббым, урының җәннәттә булсын.

 

Әти-әниеңне, туганнарыңны

Бик зурлап, хөрмәтләп яшәдең.

Шуңа алар булдылар

Һәрвакыт синең белән янәшә.

 

Истәлегең булып ике улың калды

Алар әниләрен читкә ташламас

Оныкларың юксынырлар,

Син юклыкка минем кебек алар да ышанмас.

 

Ачы дия алмыйм язмышыңны

Горур атлап йөрдек һәрвакыт

Ярата идең бу тормышны

Яши идең сөелеп һәм яратып.

 

Сирәк туа синдәй кешеләр

Асыл затлар алар күп булмый

Тырыша идек синнән үрнәк алырга

Күңел хәзер шуларны уйлый.

 

Күңел ышанмастай хәлләр булды

Күктә кояш сүнгән күк булды

Бик-бик сагынырмын, дустым,

Аллахым җәннәткә кертсен рухыңны.

 

Һәр көн аять-сүрәләр укып догалар кылам якын дустыма укыганнарымны ирештерсен бер Аллахым синең рухыңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев