Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Газ белән сак булыйк!

Хөрмәтле райондашлар! Зәңгәр ягулык кулланучы абонентлар! Көннәр салкын торганда газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләренә игътибарны көчәйтергә чакырабыз.

 Салкыннарда төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору зарур.  Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Вентиляция каналларын каплап, томалап кую да тормышыбыз өчен зур куркыныч тудыра. Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә газ ягулыгын куллануда аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз. Суык көннәрдә газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен файдаланучылар да бар. Бу – зур хата. Аш, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкалар ачарга онытмыйк. Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерү, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карау - хәвеф-хәтәрсез яшәешебез  кагыйдәсе.

Җаваплылык хисен югалтмыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк - тормышыбыз имин булыр. Якыннарыбызга, әйләнә-тирәбезгә игътибарлы, ихтирамлы булып яшик!

Онытмагыз!

Ягу сезонында газчылар тикшерү үткәргәндә табылган ким­челекләрне,  төтен-вентиляция ка­налларын ремонтлауны  җәй айларында эшләргә.  Газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматика файда­лану, завод конструкциясен үз­гәр­тү, газүткәргечләрне ре­конст­рукцияләү очракларына юл ку­ел­маска тиеш.  Вентиляция канал­ларын каплап, томалап кую катгый тыела.  Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кранны ябарга, булмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып “Сабагаз” идарәсенен авария диспетчерлык хезмәтенә (2-32-04) шалтыратуыгыз сорала.

Газ хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрәҗәгать итеп үз хуҗалыкларында табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны ур­наштыруны планлаштырсак, бик урынлы булыр иде.

Нияз Ишниязов,

Сабагаз идарәсенең йорт эчендәге газ җиһазларын ремонтлау бүлеге җитәкчесе                                                                                       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев