Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Газүткәргечләргә игътибарлы булыйк!

Кышкы ягу сезоны тәмамлануга якынлаша. Һава температурасы күтәрелү белән бәйле рәвештә, «Сабагаз» идарәсе халыкны газүткәргечләр урнашкан урыннарга игътибарлы булырга чакыра.

Түбәләрдәге кар сырынтылары һәм боз сөңгеләре газүткәргечләргә дә, кешеләргә дә җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа күрә йортлар һәм күпкатлы биналар тирәсендәге газүткәргечләргә зыян китермәс өчен, түбәләрдәге карны вакытында чистартып, боз кисәкләрен төшереп тору мөһим. Язгы ташулар чорында да саклык таләп ителә. Районда иңкү  урыннар аша узучы күп кенә газүткәргечләр бар. Карларның тиз эрүе һәм һава температурасының кинәт күтәрелүе көчле ташкыннар китереп чыгарырга мөмкин. Бу исә газүткәргечләрнең терәкләренә һәм корылмаларына зыян китерү куркынычы тудыра.

Газүткәргечләргә түбәләрдән төшкән кар һәм боз кисәкләре, шулай ук язгы ташу вакытында агып килгән чүп-чар (такталар, бүрәнәләр, агач ботаклары) җитди зыян салырга мөмкин. Мондый очраклар дистәләгән, хәтта йөзләгән абонентның газсыз калуына китерергә ихтимал.

Газүткәргечләрнең зарарлануын күрсәгез, кичекмәстән «Сабагаз» эксплуатация-җитештерү идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә 04 (кәрәзле телефоннан – 104) номерлары буенча хәбәр итегез. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр шулай ук үзләренең газ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать җиткерә алалар.

Газ приборларын кулланганда саклык чараларын үтәү – һәр гражданның бурычы.

Азат Манихов,

«Сабагаз» идарәсенең техник кабинет мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев