Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Гөлназ Әхмәтшина: “Бәхет – минем бүгенге яшәешем”

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты -хатын-кыз карашынан» бәйгесендә катнашучылар белән таныштырабыз.

Шәмәрдән мәдәният йорты директоры, “Ел хатын-кызы”  бәйгесенең  «Хатын-кыз. Мәдәният һәм рухият» номинациясендә  катнашучы Гөлназ Мөнәвир кызы Әхмәтшина  үзенең коллективын  бербөтен  итеп саклаучы җитәкче  булу белән бергә,  халыкка мәдәният нурын таратуда армый-талмый хезмәт итүче оста белгеч тә.  Күңелләрне  яктыртучы әлеге якты нур  халык йөрәгенә  барып җиткәнче мәдәният хезмәткәрләреннән күпме көч, илһам, тырышлык, иҗадилык сорала.

Чаллыда туып-үскән  Гөлназ Мөнәвир кызының язмышы  18 ел элек районыбыз белән бәй­ләнә. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып, мәктәп тор­мышының үзәгендә кайнаса да, ул  мәдәнияткә бераз урау юллар аша килә. Әтиләре яшьли вафат булып,  өч кызын ялгызы тәрбияләүче әнисенә матди яктан  ярдәм итү теләге белән ул мәктәпне тәмамлаганнан соң техникумда программист белгечлеген үзләштерә.  Тырыш, булган кыз, әлбәттә, әнисенең өметләрен аклый. Саба егете белән гаилә корып, алар  2007 елда Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр.  Мәдәнияткә килгәнче почтада, балалар бакчасында, банкта да  эшләргә туры килә. Шул ук вакытта педагог-психолог белгечлеген дә үзләштереп, югары белем ала. 

Әмма күңел түрендәге кайнар очкын –мәдәнияткә тартылу хисе генә сүрелми. Киресенчә, ул тойгы көчәйгәннән көчәя. 2019 елда Гөлназ Әхмәтшинаның хыялы тормышка ашып, ул Шәмәрдән мәдәният йортына эшкә килә.  Әлеге мавыктыргыч та,  күңелле дә тормыш  аны беренче көннән бөтереп ала, җиң сызганып эшкә чума.  Әлеге өлкәдә   үзең  та­лантлы булу гына җитми, ар­тыңнан башкаларны да ияртә белү сорала.  Бу яктан да  Гөлназ Мөнәвир кызы бик бәхетле, чөнки Шәмәрдән элек-электән  сәләтле халкы, үзешчән сәнгать осталары белән мактала.

Сәхнәне яратучыларның күплеге мәдәни тормышны җанландыру, аны тагын да уңышлы, мавыктыргыч  итүдә зур роль уйный.  Бердәм, талантлы коллектив  һәрбер чараны үзенчәлекле итү, халык күңеленә барып җитеп, эчке халәтен, рухын тәрбияләүгә омтыла. Һәм  максатка ирешелә дә. Гөлназ Мөнәвир кызы һәркемнең фикерен тыңлый, куәтли белә, үзе идеяләр белән тулыландыра. Нинди генә чара булса да, үзәктә үзе кайный. Казан инновацион университетында мәдәният оешмасы менеджменты белгечлеге алуы да әлеге хезмәтнең нечкәлекләренә төшенү,  бар яктан нәтиҗәле  баш­каруда  зур этәргеч бирә.

“Мәдәният – минем дөньям. Мин сәхнәдә яшим. Барысы бер сулышта бара кебек:  яңа гына көн башлана – сизелми узып та китә. Яратып эшләгәч, кыенлыгын да тоймыйсың.  Үземнең табигатьтән бирелгән талантымны, әти-әниемнән мирас булып күчкән тырышлыгым һәм иҗади шәхес булуымны бәхет дип саныйм һәм аны күпсанлы тамашачылар белән уртаклашасым килә. Чаллы каласында туып үссәм дә, гомер һәм хезмәт юлым Саба төбәге белән бәйләнде. Биредә мин гаилә кордым, берсеннән- берсе зирәк өч балам  – Илнур, Рамил, Әмилә буй җиткереп  килә. Җан яраткан хезмәтем бар, әлбәттә, яраткан хезмәтеңнең матур нәтиҗәсен күрү кирәк. Шәмәрдән мәдәният йорты җитәкчесе буларак, 17 кешене берләштергән  коллективымның һәм шәхсән үземнең яулаган үрләребез белән горурлана алам: мәсәлән, октябрь аенда гына без Краснодар шәһәрендә  узган Бөтенроссия театр сәнгате фестивалендә катнашып, махсус акчалата премиягә лаек булдык.  Мәскәү, Сочи, Орлов, Майкоп шәһәрләре белән беррәттән көч сынаштык. Гап-гади Шәмәрдән авылыннан килеп, Татарстан данын яклап чыгыш ясадык. Шундый дәрәҗәле коллективлар янәшәсендә безнең булуыбыз – бик зур уңыш!”, – ди Гөлназ Әхмәтшина.

Бүген Шәмәрдән мәдәният йорты эшчәнлеге, сәнгати көче белән республика күләмендә юга­ры бәяләнә, аның үз урыны, үз йөзе бар. Берничә ел рәттән «Иң яхшы мәдәният йорты» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булып, әлеге  үрләрне саклап, халыкка хезмәт итәләр. Бүген  биредә эшләүче  “Тулган ай” фольклор кол­лективы һәм “Акварель”  халык хореография ансамбле төрле бәйге-смотрларда катнашып, үз­ләренең югары сәнгати осталыклы булуларын раслап киләләр.  Бик  күп грант проектларын нәтиҗәле гамәлгә ашыруда да мәдәният йорты коллективының тәҗрибәсе зур. Мәсәлән, узган ел “Мәдәният йорты-яңа форматта” дип аталган һәм кинематография буенча күләмле грантлар отуга ирешкәннәр. Мәдәният йортларының Гражданнар оборонасы юнәлешендә җиһазланышы буенча  республикада беренчелекне яулаганнар.  Озакламый биредә  тарихи музей да  барлыкка киләчәк.  Быел да зур-зур проектларны гамәлгә ашырып,  җиңүләргә өметләнәләр.

Гөлназ Әхмәтшина үзе физик  мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен махсус  “Кояш нурлары” дип исемләнгән  түгәрәк  алып бара. Уртак язмышлы балаларны берләштерүче  әлеге тү­гә­рәк аларның аралашу, самими күңелләрен канатландыру  урынына  әверелгән. “Балалар өчен   күп чаралар оештырып, алар­ны төрле яклап сәләтләрен  ачарга тырышабыз.  Бу түгәрәктә 30лап бала шөгыльләнә. Хез­мәтебездә һәрвакыт изге күңелле, юмарт иганәчеләргә таянабыз.  Шәмәрдән олы йөрәкле, башкалар хәсрәтенә битараф булмаучы эшмәкәрләргә дә бик бай. Мин аларның барысына да зур рәхмәтемне белдерәм”, – ди әңгәмәдәшем. Гөлназ Мө­нәвир кызы  ТР халыклары ас­самблеясенең Саба районындагы вәкиллеге җитәкчесе дә. Бу юнәлештә халыклар бердәмлеген чагылдыручы  чаралар – әдәби кичәләр, концертлар  оештырыруга, төрле милләт вәкилләрен бер сәхнәгә җыюга зур игътибар бирелә.

Гөлназ Мөнәвир кызының  киң­кырлы талант иясе булуы  башкарган хезмәтен тиешле югарылыкта алып баруга зур ярдәм итә. Җыр-биюгә осталыгыннан тыш, ул кечкенәдән рәсем сәнгате белән шөгыльләнә,   буш вакытларында һәм күңел халәте кушканда портретлар ясый. Иҗадилык аңа нәсел җепләре буенча  – бабасыннан  мирас булып күчкән.

“Мин-хатын-кыз,  димәк, артист – табигатьтән, тормышымның һәр көненнән табам ләззәт, табам мин тәм”, –ди ул.

Ә бәхетле ханым  икәнлеген  әлеге күңел түреннән алынган сүзләре  раслый кебек:

”Иртүк йокыдан торышыма җылы өем, мул табынлы өстәлем бар.  Бар күңелемне салып башкара торган яраткан хезмәтем, бер гаиләдәй яши торган дус, тату коллективым   һәм кичен эштән кайтып керүемә “Әнием” дип иңнәремә сарылучы балаларым бар. Миңа үз кулларым, үз көчем белән табылган бәхет кадерле. Чит-ятларның алтын-көмешенә, диңгез-күлләренә кызыкмыйм,  минем бәхетем –туган җиремдә, туган нигеземдә, ил тынычлыгында!”

 

Рөстәм За­һи­дуллин,

район мәдәният бүлеге начальнигы:

Гөлназ Әхмәтшина  мә­дә­ният өлкәсенә соңгы елларда  гына килеп керде. Әмма шулай булуга карамастан, ул үзен бары актив яктан, һөнәри әзерлекле итеп күрсәтте. Иң  зурлардан саналган Шәмәрдән авылы мәдәният йортында барлык коллективларның да  актив эшчәнлеген  тәэмин итә. Районда узган күләмле  чараларны оештыруда да ул башлап йөрүчеләрдән.  Үзе җитәкләгән коллектив һәм  төрле клуб берләшмәләре  белән уртак тел табып, нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла.  Аның хуҗалык эшләрен дә зур төгәллек белән башкаруын һәм  яхшы әни булуын да билгеләп үтәсем килә.  Россия һәм Республикакүләм үткәрелгән фестиваль–конкурсларда Шәмәрдән мәдәният йорты призлы урыннар яулый. Боларның барысын да булдыруда, оештыруда Гөлназ Мөнәвир кызының өлеше зур. 

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев