Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гроссмейстер Сабада сеанс бирде [+фото]

Сабада ветераннар арасында шахмат-шашка ярышлары булып узды.

Ул әлеге интеллектуаль спорт төрен үз иткән һәм гомерен шушы спорт төрен үстерүгә багышлаган Азат Әхмәтов һәм Альберт Вәлиуллинга  65 яшь тулу уңаеннан оештырылды. Чарада катнашкан ветераннар арасында бик кызыклы уеннар барды. Уеннарга Казан шәһәреннән килгән шашка буенча дөнья чемпионы Дмитрий Львович Цинман һәм  шашка тренеры  Фәрит Хәлиулла улы Шәйдуллов  хөкем­дарлык итте. Уен барышында алар ветераннарыбызга шашка уенында мастер-класс ягъни сеанс (бер үк вакытта берничә кеше белән уйнау) күрсәтеп үттеләр. Шахмат, шашка нәтиҗәләрен  икесен бергә  кушып исәп­ләнгән турнирда беренче урынны райо­ныбызның данлыклы шахматчысы Мулланур Мусин, икенче урынны Азат Әхмәтов, өченче урынны Кукмара районы Ядегәр авылыннан Марат Закиров алды.  Шахматта беренче урынны Мәгъсүм Гафаров, икенче урынны Альберт Вәлиуллин, өченче урынны Илгизәр Хәйретдинов яулады. Шашка ярышында беренче урынга Илфат Ханнанов, икенче урынга Шамил Галиев, өченче урынга Нәзир Дәүләтгәрәев лаек булды. Район яшьләр эш­ләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов Азат Әхмәтов һәм Альберт Вәлиуллинга ТР спорт министры Владимир Леонов имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырды һәм турнирда җиңүчеләр грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Шулай ук район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов, инвалидлар җәмгыяте рәисе Әмин Миннегулов үзләре белән даими хезмәттәшлек итүче Азат Әхмәтовка Рәхмәт хатлары тапшырдылар.  Турнирда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Мө­хәммәтшин” крес­тьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мө­хәммәтшинга, Казан шәһәреннән килгән хөкем­дарларга һәм әлеге ярышларда катнашкан һәркемгә зур рәх­мәтебезне бел­де­рәбез. 

Азат Әхмәтов,

инвалидлар арасында 9 тапкыр Республика чемпионы 2 тапкыр Россия призеры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев