Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Һәр җирлекнең үз тормышы бар

Авылларда халык җыеннары дәвам итә

 

ШӘМӘРДӘН мәдәният йортында үткәрелгән  җыенда җирлек башлыгы Альберт Вәлиев чыгышы махсус хәрби операция игълан ителгәннән  алып, ил  язмышына битараф  калмыйча, гуманитар ярдәм   күрсәтүчеләргә рәхмәт  сүзләре җиткерүдән  башланды. Авылдан СВОга мобилизацияләнеп һәм  контракт төзеп китүчеләр күп. Кыз­га­нычка каршы, югалтуларсыз бул­маган. Шәмәрдәнгә цинк табутларда  кайткан 12 батыр ир-егет истәлегенә  бер минут тынлык  игълан ителде.

Демография күрсәткечләре дә әллә ни куандырмый. Халык саны, Шәмәрдәннән  күчеп   китүчеләр хисабына һәм туу белән үлем-җитем арасында аерма  зур булу сә­бәпле, 99 кешегә  кимегән. Табигый  үсеш соңгы тапкыр 2018-2019  елларда  күзәтелгән булган.

Шул  ук  вакытта, чыгышлардан   күренгәнчә, Шәмәрдәндә яшәү­челәрнең тормыш-көнкүреш  шартларын   яхшырту максатында  ел  саен чаралар   күрелә.  2024 елда  төзекләндерүгә  248  миллионнан күбрәк,  урамнарны  кардан  чистартуга, тәртипкә китерүгә  18,741 миллион сум  акча тотылган.  Ел са­ен яңа эш урыннары барлыкка килә. Июнь аенда  заказга  трикотаж киемнәр тегү (“Сшито на совесть”) цехы ачылган һәм 18  кешегә  эш  урыны булдырылган. “Инсайд” җәмгыятенең тегү остаханәсе дә  уңай динамика күрсәтә, персонал  саны 29га  җиткән. Рапс мае һәм түбе җи­тештерүче “ИнКО” җәмгыятендә 30 кеше эшли. “Фермерские продукты” шәхси предприятиесендә хезмәткәрләр  саны ике тапкыр  артып,  40ка җиткән.

Агымдагы елда башкарыласы эшләр дә торак, яшәү һәм  ял шарт­­ларын   яхшыртуны  күздә то­та. Арендалы һәм бер фатирлы йортлар, теннис һәм бадминтон үзәкләре (“Шәмәрдән-2”дә) тө­зе­ләчәк, күпфатирлыларына ремонт ясалачак, урам-юл, суүткәргеч челтәрләре төзекләндереләчәк, канализация коелары  алыштырылачак,  оптик  җепселле линия корылачак.

Шулай ук тормыш  уңайлыклары тудыру буенча җыенда катнашучылар да тәкъдимнәрен белдерде. “Шәмәрдән-2”дә Центральная  урамына таба яктырткычлар  кую, спорт  мәйданчыгы кору,  мобиль элемтәне  яхшырту,  “Шәмәрдән-3”тә күпбалалы  йортларга бирелгән участокларга  газ,  су  кертү, юллар  салуны  сорадылар. Җирлек башлыгы  “Летай”  вышкасын  бы­ел  куелачагын,  яңа  участокта  юл­ның су,  газ  кертелгәннән соң салыначагын аңлатты.  “Имеральд” җәмгыятенең “агулы”    чүп  яндыруына зар белдерделәр. Әлеге  сорауга район  башлыгы  Рәис Миңнеханов: ”Нефть  калдыкларын утильләштерү технологиясе бар, һавага таралган төтендәге  зарарлы матдәләр күрсәткече даими  тикшерелә. Ис буенча проблема туган икән,  димәк,  ахырынача  эшләп бе­тер­мәгәннәр. Бездә экология ин­­с­пекторы бар,  сораулар туса, җыенны  көт­мәгез,  вакытында хәбәр итегез”, – дип җавап бирде. Шәмәрдән  хастаханәсендә  хәтта физиологик эретмә дә булмавын вакытлы  күренешме, әллә дефицитка  әйләнәчәкме дип тә кызыксындылар. Баш табибә  Гөлсинә Шәрипова әйткәнчә, бу – илкүләм проблема, физраствор иртәгәдән барлык дә­валау  учреждениеләренә  кайтарыла башлый һәм, әлбәттә, аңа СВОда ихтыяҗ  зур булуы  турында да онытмаска  кирәк. “Яшьлек” спорт  комплексы тренажер залына йөгерү юлы  алуга кагылышлы  сорауны исә спонсорлар  ишетәчәгенә өметләник.  

ИСКЕ МИЧӘНДӘ җирлек  башлыгы Айзат Гәрәев 2024 елда барлык дәрәҗәдәге бюджеттан  бирелгән акчаның, үзара  са­лым­ның  тотылышы турында  сөйләде.  Яңа Мичән балалар бакчасында 15, 467миллион  сумлык  капиталь ремонт үткәрелгән, Ленин урамына кергән урынга торба салынып,  өске юл өлеше асфальтланган. Иске Мичәндә  мәктәп территориясендә 4,463 миллионлык заманча спорт мәйданчыгы, 243680 сумга Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә  монумент төзелгән, мә­дәният йорты каршына 2,999 миллион сумлык  яңа асфальт җәелгән.

Урамны  клубка кадәр асфальтлау быелгы планга керергә тиеш.

Җирлек башлыгы  Илгизәр Әх­мәдуллин  чыгышыннан   кү­рен­гәнчә, ТҮБӘН СИМЕТ һәм  ЮГАРЫ СИМЕТ  авылларында уңай хәл ителгән мәсьәләләр цифрлы хез­мәт күрсәтү өлкәсенә  карый. Электрон түләүләр  акрынлап тормышка кереп бара. Кәрәзле элемтә белән Түбән Симет авылында проблемалар тугач,  “Рос­телеком”ның Теле2 вышкасы урнаштырылган һәм 2024 елның декабрендә эшли башлаган. Ка­­бельле телевидение өчен дә аппарат куелган. Халык  бу мөмкинлектән теләп файдалана. “Кызганычка каршы, авылларыбызда яшәүчеләр кими бара. Моның сәбәпләре –  төпле эшнең чикләнгән булуы, авылларның район үзәгеннән еракта торуы. Җирлектә 212 хуҗалык исәпләнеп, шуларның  60ы буш йортлар”, – диде җирлек башлыгы. 

Җыеннарда һәрвакыт җә­мәгать, янгын иминлегенә кү­зәтчелек итүче органнар вә­кил­ләре  чыгышлары тыңлана. Гражданнар үзләре дә кайгырта. Югары Симеттә авыл халкы көче белән җылытылган ДПО төзелгән һәм янгын сүндерү машинасы кайтарылып, йөрерлек хәлгә китерелгән. Инде шуңа  штат булдырып булмасмы дип  сорадылар. Район башлыгы  урын­басары Расих Закирҗанов тәкъдимнең федераль органнарга җиткереләчәген ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев