Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Һөнәрне күтәреп йөрисе юк, ул үзе сине югарыга күтәрә»

Узган шимбәдә районыбызда беренче тапкыр «PROFФЕСT» һөнәрләр фестивале үтте

"Мәктәп укучыларына иртә һөнәри юнәлеш бирү – илнең уңышлы киләчәге нигезе", – ди белгечләр. Әлеге уңайдан республика буенча төрле проектлар гамәлгә ашырыла. 3 декабрьдә "Саба-Арена" спорт комплексында Шәмәрдәннең "Яшьлек" яшьләр үзәге оештырган "PROFФЕСT" һөнәрләр фестивале дә һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелде.

"Агымдагы елда республика Яшьләр эшләре министрлыгы районнарда эш­­ләүче яшьләр үзәкләре ара­сында конкурс игълан иткән иде. Без әлеге конкурста җиңеп, 826 мең грант отуга ирештек. Районыбызның үзмәшгульләре һәм шәхси эшмәкәрләре катнашындагы әлеге фестиваль яшьләрнең киләчәге өчен бик файдалы чара булыр һәм кызыксыну уятыр дип уйлыйбыз",– дип ачыклык кертте "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар Маканов.

Һөнәрләр фестивалендә кат­нашкан башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов әлеге чара өчен "Яшьлек" яшьләр үзәгенә һәм теләктәшлек белдергән эш­мәкәрләргә рәхмәтен белдерде. Районыбызда үз эшен башларга теләүчеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар, танышыгыз, күрегез, үзегезгә якынын ачыклагыз",– диде Марат Кәримов. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов та чараның алга та­ба һөнәр сайлаганда этәргеч бирәчәгенә басым ясады. 

Фестивальдә авыл җир­лек­ләре башлыклары җитәк­че­легендә районы­бызның 14–25 яшьлек егет-кызлары, барлыгы 150гә якын кеше катнашты. Районыбыз яшь­ләренә парикмахер-виззажист, мунча эше осталыгы, кәр­­җин үрү, кулинария, кул эш­ләре, балчыктан чүлмәк ясау, маникюр, фотога тө­шерү, киемнәр дизайны өлкә­ләрендә уңышлы эшләүче үз­мәшгульләр, эшмәкәрләр үз юнәлешләрендә мастер-класс­лар тәкъдим иттеләр. Группаларга бүленгән яшьләр ике сәгать дәвамында әлеге эшләрнең нечкәлекләре бе­лән таныштылар, үзләре беренчел күнекмәләр алдылар. Әлбәттә, фестиваль кунакларын иң беренче әлеге эшнең керем ягы, ихтыяҗның, ягъни сорауның ни дәрәҗәдә зур булуы кызыксындырды.

 

Гөлгенә Степанова, матурлык салоны хуҗасы:

Миңа бу һөнәр ту­ры киләме юкмы дип ике­ләнсәң, төрле юнә­лешләрдә эшләп карарга мөм­кин. Бәлки визажист, яисә парикмахер эше нәкъ менә сезнекедер.. Бу тема егетләрдә дә кызыксыну уятыр дип өметләнәм. Әгәр визажист яки прическалар ясау өлкәсен сайласагыз, мин сезгә бары тик сыйфатлы бизәнгечләр бе­лән генә эш итәргә ки­ңәш итәм. Беренче ва­кыт­та чыгымнар күп була, әмма бу табигый күренеш. Парикмахер, визажист бүгенге көндә иң ихтыяҗ зур булган һө­нәр­ләрдән санала.

 

Һөнәрләр фестивалендә әлегә сирәк булган эшчәнлек төрләренең берсе – мунчада чабындыручы буларак үзмәшгульлек эшен башлап җибәргән Руслан Миннегулов (фотода) үткәргән мастер-класс та катнашучылар өчен бик кызыклы булды. Мунчаны һәркем ярата, әмма аның тәртипләрен, нечкәлекләрен белеп бетерми. «Сабада заказлар аз, бездә әлегә чабыну культурасы киң таралмаган. Казан шәһәреннән, Кукмарадан заказлар күп алам. Бер кешене чабу өчен 15-20 минут вакыт кирәк. Әгәр ул бик нык чабынырга ярата һәм бу эшкә бик ияләнгән икән, озаграк та мөмкин. Минем бер көнгә 12 кеше чабындырганым бар. Иң элек кешенең сәламәтлек торышы турында тулы мәгълүмат алырга кирәк», – ди Руслан. Ул манекен ярдәмендә әлеге эшнең нечкәлекләрен,  кулланылган шифалы үләннәр, аларның үзлекләре белән дә таныштырды.

11 ел элек маникюр һәм педикюр буенча үз студиясен, үз брендын булдырган Айгөл Имаеваның эч­тәлекле чыгышын да фестиваль кунаклары зур кызыксыну белән тыңладылар.

Фестивальдә катнашкан Та­тарстан Дәүләт Советы депу­таты Марат Галиев әлеге чараны югары бәяләде, мастер-класста актив катнашу­чыларга Рәхмәт хатлары тап­шырды. «ГАФЭЛЬ» гаилә компаниясе җитәкчесе Алим Галимуллин, “МUNRASH” дизайнер киемнәре тегү цехы хуҗасы Гүзәл Һилалетдинова үз­ләренең эшмәкәрлектәге бе­­­ренче адымнары һәм бү­ген­ге көндәге уңыш серләре бе­лән бүлештеләр.

«Мин Кукмара аграр көл­лиятендә 3 курста укыйм. Бү­генге фестиваль бик ошады, бөтен мастер-класслар да бик кызыклы булды. Аеруча фотога төшерү буенча күп мәгълүматлар тупладым. Кы­зыксындырган сораулары­ма җаваплар алдым», – диде Мәр­тен авылыннан Инсаф Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев